Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бакчачылар өчен май аенда утырту календаре

Май аенда үсентеләрне кайчан утыртырга мөмкин, ә кайчан ярамый

 

1 май - чәчәк утыртырга, укроп һәм кыяклар чәчәргә була. Бу көнне минераль ашламалар кертү яхшы.
2 май - күпьеллык үләннәрне бүлеп һәм күчереп утырту, чәчүлекләрне пикировать итү өчен уңай көн.
3 май - кәбестә чәчү өчен уңай көн. Төшле җимеш агачлар утырту өчен дә яхшы көн.
4 май - барлык төр чәчәкләр һәм дару үләннәре утыртырга мөмкин.
5 май - минераль ашламалар ясагыз, яңгыр суларын сибегез.
6 май - тулы ай көне, яшел үләннәр чәчәргә була.
7 май - теләсә нинди чәчүлек һәм утырту өчен уңай көн түгел.
8 май - борчак, фасоль, шулай ук дару үләннәрен утыртырга була.
9 май - бәрәңге һәм башка тамыр азыклар утырту көне.
10 май - органик ашламалар сибегез һәм ашлагыз.
11 май - барлык утырту эшләрен кичектереп торырга кирәк. Бакчаны корткычлардан һәм авырулардан арындыру, сиптерү өчен шәп көн.

12 май – түтәлләрне утауга, йомшартуга багышлагыз.
13 май – бернәрсәне дә утыртырга һәм күчереп утырту ярамый.
14 май - прививкалар, су сибү һәм органик азык белән тукландыру көне.
15 май - яшелчә һәм берьеллык чәчәкләрне утырту һәм чәчү өчен уңай көн. 16 май - тукландырырга һәм су сибергә ярамый.
17 май - корткычларны төтенләү һәм сиптерү юлы белән юк итәргә керешегез.
18 май - бу көнне җир казыгыз, чүп үләннәрен юк итегез.
19 май - бәрәңге һәм башка тамыр утырту өчен уңайлы көн.
20 май - яшелчә, бакча культураларын ашлагыз, компост өемнәре куегыз.

21 май - бакча эшләре өчен имин көн түгел.
22 май - җиләкне карау һәм үрелеп үскән үсемлекләрне кисү белән шөгыльләнегез, үләннәрне чабыгыз.
23 май - розаларны күчереп утырту өчен уңайлы көн.
24 май - яшел үлән чәчәргә, су сибәргә мөмкин.
25 май - помидор утырту, баклажан, кыяр, кабак чәчү көне.
26 май - җиләк-җимеш агачларына су сибү өчен яхшы көн, әмма бернинди ашламалар кулланмыйбыз.

27 май - газон үләне һәм корылыкка чыдам үсемлекләрне чәчәргә мөмкин. 28 май - көннең икенче яртысы тамыр азыклар, яшел тәмләткечләр утырту өчен уңайлы.
29 май - теләсә нинди чәчүлек һәм утырту эшләрен башкарып була.
30 май - бер еллык чәчәкләрне ачык туфракка чыгарыгыз, агачлар утыртыгыз. 31 май - теплицага кәбестә pассадасын утырту һәм чәчү өчен уңай көн.

 

http://zainsk-rt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев