Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бала тапкан хатын үлгәч, табиблар операционнаядан качышып беткәннәр

Ставрополь краеның Курсавка поселогында бала тапкан хатын операция өстәлендә үлгән, дип хәбәр итә “Кавказ пост” порталы.

 


Басма мәгълүматы буенча,  24 яшьлек хатын кесарево кисеме ясаганда күп кан  (имеш, 1,5 литр) югалту сәбәпле үлгән.

Мәрхүмәнең туганнары табиблар хатынга икеләтә промедол дозасы кадаганнар һәм реанимация бүлегендә ялгызы калдырганнар дигән фикердә.

Mash телеграм-каналы исә медиклар йөкле хатын үлгәч операционнаядан качышып беткәннәр дип яза. 72 яшьлек акушер-гинеколог Евгения Уманская кан басымы күтәрелгәнгә китүен әйтә, тагы бер табиб Эсет Бузуртановага ашыгыч рәвештә ире  өйгә кайтырга кушкан.

Йөкле хатынның үләр алдыннан хәле начарайган була.

Дәваханәдә кислород маскасы да ватылган. Мәрхүмәнең сабые исән-сау.

Бу вакыйганы әле Русиянең Тикшерү комитеты өйрәнә, дип яза Өмет.

 

Чыганак: lenta.ru
Фото: pixabay.com/ru

http://baltaci.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/bala-tapkan-khatyn-lgch-tabiblar-operatsionnayadan-kachyshyp-betknnr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев