Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Балачак юллары имин булсын”

Әнә шундый исем белән Урмышлы мәктәбендә үткән очрашуда сүз юлларда исән-имин йөрү, саклык чараларын үтәүгә багышланды. Анда "Татарстан Республикасы Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы программаларын финанслау дирекциясе" Лениногорск филиалы начальнигы Зөлфия Рахманова катнашты. Зөлфия Мөдәррис кызы җитәкчелегендәге оешма юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча мәктәп укучылары арасында актив эш алып бара. Төрле...

Әнә шундый исем белән Урмышлы мәктәбендә үткән очрашуда сүз юлларда исән-имин йөрү, саклык чараларын үтәүгә багышланды. Анда "Татарстан Республикасы Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы программаларын финанслау дирекциясе" Лениногорск филиалы начальнигы Зөлфия Рахманова катнашты.


Зөлфия Мөдәррис кызы җитәкчелегендәге оешма юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча мәктәп укучылары арасында актив эш алып бара. Төрле темаларга бәйгеләр, очрашу-аралашулар мәктәпләрдә генә түгел, балалар бакчаларында да даими үткәрелеп тора. Укучыларның эшләре бүләкләнә. Бу очрашу көнендә дә авылдагы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары - һәркайсы истәлекле бүләкләр алды.
З.Рахманова укучыларны бүгенге көндә юлдагы хәлләр белән таныштырды, һәркемне - олыны да, кечене дә саклык чараларын үтәргә чакырды.
- Балалар , кешенең гомере бер генә, - диде ул сүзен дәвам итеп, - әгәр сез укытучылар һәм без сөйләгән сүзләргә игътибарлы булсагыз, үзегезне дә, олыларны да бәла-казалардан саклап каласыз. Мәктәп укучыларының бәйгеләрдә актив катнашуы миңа ошый. Бүгенге очрашуга да күпме материал әзерләгәнсез, бу тема буенча күп эш алып барыла икән. Аралашуыбыз файдалы булыр дип уйлыйм. Юлларыгыз һәрчак имин булсын,- диде ул.
Бу көнне укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган кызыклы, гыйбрәтле фильм карады. Фильмны Лениногорск Мәдәният сарае каршындагы "Кино сөючеләр клубы" оештырды. Бу клуб хезмәткәрләре белән мәктәп коллективы даими хезмәттәшлектә яши. "Күктау", "Өч аяклы ат" исемле тирән эчтәлекле нәфис фильмнарны элеккечә зур экранда карау укучыларга бик ошаган иде инде. Бу юлы ил, халкыбыз тарихына багышланган 1812 һәм 1941-1945 еллардагы Ватан сугышы чорын яктырткан нәфис фильмнарны зур кызыксыну белән карадык.
Районның иң ерактагы авыл мәктәбендә бүгенге көн өчен иң актуаль темага очрашу оештырганнары өчен Зөлфия Мөдәррис кызы Рахманова, киноклуб җитәкчесе Любовь Николаевна Липатова һәм башка хезмәткәрләргә рәхмәт белдерәбез. Юлларыбыз имин булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Очрашу