Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балаларга әйтергә ярамый торган 5 ҖӨМЛӘ

Мөнәсәбәтләрне җайлау өчен дә, бозу өчен дә бер сүз җитә. Бигрәк тә әти-әни белән әле психикасы ныгып бетмәгән бала арасында упкын булмасын өчен, сүзләрне бик сак кулланырга киңәш итә психологлар. Түбәндәге җөмләләрне, гомумән, кулланудан төшереп калдырсагыз яхшырак булачак.

  1. «Син булдыра алмыйсың»

Әлеге сүз белән балага  аның көченә ышанмавыбызны күрсәтәбез. Аңа ошый торган нәрсәне эшләп карау мөмкинлегеннән мәхрүм итәбез. Шушы сүзләр баланың канатларын кискәндәй итә.

  1. «Син уйлап чыгарасың» / «Мондый хәл булмады»

Бу сүзләр белән шулай ук балага ышанмавыбызны белдерәбез, ә аның хатирәләре һәм хисләре ялган булуын исбатлаган төсле булабыз.Бу сүзләрне гадәттә, токсик кешеләр куллана. Бала тормышында шундый кешеләрнең берсе буласыгыз килмәсә, әлеге сүзне кулланудан тыелыгыз.

  1. «Теләсәң нәрсә эшлә!»

Бер яктан,бу сүзләр нәрсәне дә булса  балага ышанып тапшыруны күрсәтә. Әмма икенче яктан, бала аны безнең тулысынча битараф булуыбыз дип кабул итәргә дә мөмкин. Баланың соравына яки ниндидер фикеренә җавап итеп, әлеге сүзләрне кулланудан сак булыгыз.

  1. «Үзең гаепле»

Гаепләү  ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштырырга ярдәм итми. Бәлки бала, чыннан да, ялгыш эшләгәндер. Тик алар өлкәннәрдән гаепләү түгел, ярдәм көтә. Әгәр баланы гел шулай гаепләп торсагыз, ул башка ярдәм сорап мөрәҗәгать итми башларга да мөмкин.

  1. «Бер елдан соң син бу хакта хәтта искә дә алмаячаксың»

Әйе, бала, чыннан да, бу хәл турында бер айдан онытыр да. Әмма хәзерге вакытта ул борчыла һәм сезнең тарафтан ярдәмгә өметләнә.

Тиздән онытыр дип, баланың кичерешләренә игътибар бирмәү – зур хата. Бу ике арадагы ышанычны җимерергә мөмкин.

http://Тулырак: http://tulachi.ru/news/rayon-yaalyklary/balalarga-yterg-yaramyy-torgan-5-oml

https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар Балаларга әйтергә ярамый торган 5 ҖӨМЛӘ