Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Балаларымның киләчәге өметле булсын, дип килдем сайлауга"

Иске Шөгердәге 1833 нче сайлау участогына халык дәррәү булып килә. Мәдәният хезмәткәрләре концерт оештырган, эчке якта тәм-том саталар, авылдашлар бер-берсе белән күрешә, сөйләшә. Сайлау участогы комиссиясе рәисе секретаре Гүзәл Рәхимова әйтүенчә, халык бердәм булып тавыш бирергә килә. -Безнең участокта 843 сайлаучы, монда Яңа Шөгер дә керә. Ике комиссия члены сайлауга...

Иске Шөгердәге 1833 нче сайлау участогына халык дәррәү булып килә. Мәдәният хезмәткәрләре концерт оештырган, эчке якта тәм-том саталар, авылдашлар бер-берсе белән күрешә, сөйләшә.


Сайлау участогы комиссиясе рәисе секретаре Гүзәл Рәхимова әйтүенчә, халык бердәм булып тавыш бирергә килә.

-Безнең участокта 843 сайлаучы, монда Яңа Шөгер дә керә. Ике комиссия члены сайлауга килә алмаучыларның өйләренә китте. Күзәтүчеләр дә, сак хезмәткәрләре дә үз урынында. 12 яшь сайлаучыларыбыз бүләкләрен алып киттеләр, -ди ул.

Әнә Эльвира Гыймаева өч баласы белән сайлауларга килгән. "Балаларыбызның киләчәге өметле булсын, сайлаган кешеләребез ышанычлы терәк булсын дип, тавыш бирергә килдем, ди. Әни һәм тәрбияче буларак, теләгем дә бар: авылыбызда яңа балалар бакчасы күрәсебез килә", ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев