Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балалы гаиләләр ерак арага йөри торган поездга ташламалы билетлар алу мөмкинлегенә ия

Купе билетының бәясе уртача 40 процентка арзанрак чыгачак.

Россиядә яшәүче гаиләләр ерак араларга йөрүче поездларда купега билетларны ташламалы тариф белән алу мөмкинлегенә ия булачак. Горький тимер юлларының Казан бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, билетлар 2021 ел ахырына кадәр сатуда була.

«РФ Хөкүмәтенең эчке туризмны үстерүгә юнәлдерелгән карарын үтәү максатында гаиләләр купеда баруга ташламалы билетлар сатып ала алачак. Бу чара ерак араларга ешрак сәяхәт итү мөмкинлеге бирәчәк», — диелә хәбәрдә.  

Тариф болай исәпләнә: купеда бару билеты бәясеннән сайлап алынган маршрут буенча плацкарт вагонда бару билеты бәясенең яртысы алына. Купе билетының бәясе уртача 40 процентка арзанрак чыгачак. Шул ук вакытта ташлама комплекслы сервис хезмәте күрсәтүгә каралмый һәм аны башка ташламалар белән берьюлы кулланып булмый.

Ташламалы билетларны мөстәкыйль рәвештә сәяхәт иткәндә дә, махсус оештырылган тур кысаларында барганда да алырга мөмкин. Ташламадан бары тик Россияле әти-әни, (әти яисә әни, опекун) һәм 18 яшькәчә бер яки берничә бала берьюлы сәяхәт иткән очракта гына файдаланырга мөмкин.

Льготалы тариф буенча билетлар ерак араларга йөрүче поездларга билет сату кассаларында туганлыкны раслый торган документлар булганда гына сатыла. 

https://tatar-inform.tatar/news/society/09-08-2021/balaly-gail-l-r-erak-araga-y-r-che-poezdga-tashlamaly-biletlar-alu-m-mkinlegen-iya-5833120

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев