Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Банк картасы белән бәйле алдаулар

Соңгы арада банк картасы белән бәйле алдаулар артты. Кырыгалдарлар болай эш итә: кәрәзле телефонга банк картасы блокировкалануы турында CMC хәбәр килә. Проблеманы хәл итәр өчен телефон номеры күрсәтелә. Гражданин ышанып, шул номерга шалтырата. Телефонның теге очында ир-ат яисә хатын-кыз үзен банк хезмәткәре дип таныштыра һәм ул банк картагыздан чит кешеләр...

Соңгы арада банк картасы белән бәйле алдаулар артты.

Кырыгалдарлар болай эш итә: кәрәзле телефонга банк картасы блокировкалануы турында CMC хәбәр килә. Проблеманы хәл итәр өчен телефон номеры күрсәтелә. Гражданин ышанып, шул номерга шалтырата.

Телефонның теге очында ир-ат яисә хатын-кыз үзен банк хезмәткәре дип таныштыра һәм ул банк картагыздан чит кешеләр акча салдырырга җыенган иде, ди. Банкоматка барып, картаны блокировкадан алырга кирәклеген әйтә.

Кеше моңа чын күңелдән ышана һәм банкоматка китә. Теге номерга шалтырата, аннан нинди кнопкаларга басарга кирәклеген әйтеп торалар. Тозакка эләгүче, үзе дә сизмәстән, акчасын чит счетка күчерә.

Полиция хезмәткәрләре мошенникларга ышанмаска дип кисәтә. Шикләнгән очракта 02, 2-72-20 телефонына шалтыратырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенник