Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Банкларның күбесе ипотека алуга хокуклы кешеләрнең яшь чиген арттырган

Россия банкларының күбесе ипотека алуга хокуклы кешеләрнең чик яшен арттыра башлаган.

Алар аны 5 елга – 70-75 яшькә кадәр күтәргән. Бу хакта “Федераль яңалыклар агентлыгы” яза.

“Этажи” фирмасы белгече Татьяна Решетникова аңлатып үткәнчә, биредә сүз кредитны түләп бетерү вакытына кешенең күп дигәндә ничә яшьтә булырга тиешлеге турында бара. Белгечләр фикеренчә, шул рәвешле фирмаларның клиентлары ишәячәк. Моңа күчемсез милеккә бәяләрнең үсүе дә йогынты ясаячак, нәтиҗәдә кредит күләме артачак.

Сүз уңаеннан, Татарстанда “24 сәгать эчендә электрон ипотека” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында электрон ипотека рәсмиләштереп була. Программа күчемсез милеккә хокукны теркәү вакытын киметү – 5-7 эш көненнән бер тәүлеккә калдыру мөмкинлеге бирә.

https://vatantat.ru/2022/09/91587/

Рамия Гарифуллина фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев