Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бар иде бакчалар...

Беркөнне үзебезнең бакча участогына алма җыярга бардым. Ашыкмыйча гына чиләкне тутырам, аннан капчыкка салам. Ике тәгәрмәчле арбачыкка күп төяп буламы соң? Шулвакыт куаклар артына күмелгән каршы бакчадан кеше тавышлары ишетелде. Тел төпләреннән сиземләдем, ирле-хатынлы бер пар алма җыярга килгән. Күршеләр булса гына ярар иде, машиналарына утырып кайтыр идем, ичмаса! Белгән...

Беркөнне үзебезнең бакча участогына алма җыярга бардым. Ашыкмыйча гына чиләкне тутырам, аннан капчыкка салам. Ике тәгәрмәчле арбачыкка күп төяп буламы соң?


Шулвакыт куаклар артына күмелгән каршы бакчадан кеше тавышлары ишетелде. Тел төпләреннән сиземләдем, ирле-хатынлы бер пар алма җыярга килгән. Күршеләр булса гына ярар иде, машиналарына утырып кайтыр идем, ичмаса! Белгән кешеләр, димен. Ни кызганыч, тавышлары бер дә танышка охшамаган. Шунда хатын-кыз дигәне:
- Бу барбарисмы, түгелме? Охшаган да, охшамаган да, - дип сорап куйды.
Барбарис икәнлеген белмәгәч, димәк, күрше бакча хуҗалары түгел, ә бакчадан бакчага күчеп, җиләк-җимеш урлап йөрүчеләр булып чыга түгелме? Караклар үзләре күренмәсә дә, алмагачны дер селкетеп, иң элек алманы җиргә коялар, аннары капчыкка тутыралар. Чит бакчада, беркемнән дә курыкмыйча йөрүче бу адәмнәрдә оятның булу-булмавын тикшереп карыйсым килде:
- Чит бакчада кемнәр йөри анда? - дип аваз салдым, калын тавыш белән.
- Синең ни эшең бар! Без үз бакчабызда. Син үзең чит бакчада, бугай, - ди янаулы ир-ат тавышы куаклар артыннан.
- Барбарис икәнен дә белмәгәч, чит бакчаларны айкап йөрүчеләр икәнлегегез көн кебек ачык, - дим. Бу сүзләрне юри калын тавыш һәм Кавказ акценты белән әйткән идем, куаклар арасында тегеләр үзара пышылдашып алдылар. Ул да түгел, хатын-кыз:
- Да, заметно, восточный язык, - дип куйды. Ә ир-ат дигәне, ире булса кирәк, үзен бик кыю һәм көчлегә санап, мине, хәтта өч хәрефле "ерак юлга" да озатты. Мин әшәке сүзләр ишетермен, дип һич уйламаган идем. Нишләмәк кирәк, бирим дисә колына, чыгарып куяр юлына, диләрме әле?! Түзмәдем:
- Харащэ, таварэщ. Урманның теге башында сине көтәрләр, - дип ычкындырдым. Шаяртып әйтсәм дә, бик тиз ышандылар тагын. 2 - 3 минут эчендә тыннары бетте тегеләрнең һәм әллә кая китеп тә югалдылар үзләре. Әллә Кавказ акценты өркетте үзләрен, әллә чын мәгънәсендә, оятларына көч килде, "бизмән"гә салып үлчәп тормадым. Соңгы чиктә, күрше бакчасын менә шундый "ысул" белән бакча басучылар кулыннан коткарып калуыма сөендем.
Хәер, бакча караклары аңа карап кына кимер, дисезме? Юк, билгеле. Шунысы бик кызганыч, менә шундый "гастролер"лардан соң, өзелгән-сынган ботакларны күреп, йөрәк әрни. Кайчандыр гөрләп торган бакчаларның гомере санаулы калуын күреп йөрәк әрни. Әби-бабайлар, абый-апалар, хәтта, минем буын кешеләренең дә иң яраткан урыннарына әверелгән дача-бакча участокларының аяк астында тапталып, юкка чыгуын күреп йөрәк әрни.



Онытылмаслык бәйрәм
Рамия ФАРУКШИНА
Күпме ишегалды бәйрәмен үткәрдек: аларның һәрберсе үзенчә кызыклы, мавыктыргыч узды. Чираттагысы Тукай урамы, 16 "А" йорты каршында узды. Аны 9 нчы территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе белән "ТМС Бур-Сервис" җәмгыяте оештырды. Җыелган халык үзләрен борчыган сорауларны хакимият башлыгы Рәгать Хөсәеновка һәм халыкка хезмәт күрсәтүче төрле бүлек вәкилләренә бирергә ашыкты.
Гадәттәгечә, җыелган халыкны бәйрәм белән котларга сәхнәгә Рәгать Хөсәенов чакырылды. Ул шәһәр һәм райондагы хәлләр белән таныштырып, әле башкарылачак эшләрнең байтак булуын, аларны әкрен-әкрен генә хәл итеп барулары турында сөйләде. Шәһәрне чиста тоту турында да әйтмичә калмады.
- Шәһәр чисталыгы - безнең йөзебез. Аның чиста булуы - үзебездән тора. Шуңа да, чүп-чарны теләсә кая ыргытмыйча, махсус куелган чүп савытына салып барсак, яхшы булыр иде. Әле шунысын да әйтергә кирәк, чүп ташу өчен 2 махсус машина сатып алырга җыенабыз, - диде ул.
Чыннан да, бик яхшы хәбәр бу. Чөнки күптән түгел чүп чыгару машиналары ватылу сәбәпле, бөтен чүп-чар тирә-юньне "күмеп китте". Шулай да, хәлне яхшырту чарасын бик тиз күрделәр.
Бәйрәм барышында, котлау сүзләрен 9 нчы территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе рәисе Анатолий Дмитренко, полиция начальнигы урынбасары Илшат Хәсәнов һәм башкалар бер-бер артлы яудырды. Илшат Хәсәнов, үз чиратында, халыкны уяу булырга, шикле кешеләр белән сүз алып бармаска чакырды. Чөнки мошенниклар күбәеп китте, диде ул. Күбесе олы яшьтәге әби-бабайлар өенә алдау юлы белән кереп акча таласа, кайберәүләре кәрәзле телефон номерына ялган "смс" җибәреп, акча күчерүләрен сорый.
- Ялгыш адым ясаганчы, Эчке эшләр бүлегенә шалтыратып хәбәр итсәгез, уңыш сезнең якта булып, алданудан сакланырсыз, - диде ул.
Җыр-биюгә килгәндә, халыкка күңелсезләнеп утырырга бирмәделәр бу көнне. Берсе җырлый, икенчесе бии, ә әкият геройлары балалар белән кызыклы һәм мавыктыргыч уеннар оештырды. Әле алай гына да түгел, буфет эшләп торып, халыкка чәй һәм тәмледән-тәмле ризык тәкъдим ителде. Гомумән алганда, ишегалды бәйрәме онытылмаслык үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакча