Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Батыр һәм Гөлчәчәк нигә аксый

Ел саен шәһәр балалар бакчалары үзләренең Сабантуйларын үткәрә. Быел аны бик актуаль темага, ягъни юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнеп кенә түгел, практикада кулланып үткәрергә булганнар. Мин 24нче балалар бакчасында узган тамашаны күрә алдым. 2,8,12,30,32нче балалар бакчасыннан килгән тәрбияче һәм балаларны капка төбендә үк баянда уйнап, тәрбияче Гүзәлия Кәримова белән милли кием...

Ел саен шәһәр балалар бакчалары үзләренең Сабантуйларын үткәрә. Быел аны бик актуаль темага, ягъни юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнеп кенә түгел, практикада кулланып үткәрергә булганнар.


Мин 24нче балалар бакчасында узган тамашаны күрә алдым. 2,8,12,30,32нче балалар бакчасыннан килгән тәрбияче һәм балаларны капка төбендә үк баянда уйнап, тәрбияче Гүзәлия Кәримова белән милли кием кигән балалар каршы алды. Һәрберсенең йөзендә шатлыклы елмаю, бәйрәм күтәренкелеге тирә-юньдә яшәүче кешеләрне дә үзенә җәлеп итте.
Сабантуй мәйданчыгы милли рухта бизәлгән иде. Бәйрәмгә килгән кунаклар, бәйгедә катнашачак "Белгечләр" үз урынын алды. Менә мәйданчыкта, аксый-туксый, Батыр белән Гөлчәчәк пәйда булдылар. Алар шәһәргә кунакка килүләрен, әмма юл кагыйдәләрен белмәгәнгә, бер машинаның аларны бәрдереп китүен сөйләде. "Белгечләр" аларга юл кагыйдәләренең шәһәрдә ни өчен кирәген, бик сак йөрү мөһимлеген төрле уен-бәйге аша аңлатты. "Әле ишегалларында да хәзер бик куркыныч, чөнки күбебезнең әти-әниләре машиналарын шунда тота", диештеләр.
Гомумән, һәр спорт уены, милли уен юл иминлеге темасына бәйле иде, шуңа да алар бик кызык үтте. Мәсәлән, Малевичның "Кара квадрат"ын берәр төрле машинага әйләндерү, юлларда узып китү, каршыга килгәндә юл бирешү, велосипед юлы белән кисешү, юнәлешне күрсәтүче билгеләрне танып белү һәм башкалар. Ә инде агачлар арасыннан балаларның яраткан герое башына капчык кигән Шүрәле дә "елап" чыккач, Сабантуй тагын да ямьләнеп китте. Мескен Шүрәлене махсус җайланмалар арасыннан йөгерергә өйрәттеләр.
Шулай, уен-көлке арасында, өч сәгатькә сузылган Сабантуй сизелмичә дә үтеп китте. Балалар ат чабышында катнашты, кашыкка йомырка салып йөгерде. Жюри әгъзалары "ТР Юл хәрәкәте иминлеге программаларын финанслау дирекциясе" начальнигы Зөлфия Рахманова, мәгариф идарәсе методисты Лилия Волдавина барлык балаларга бүләкләр һәм һәр балалар бакчасына сертификат тапшырды. Бакча мөдире яңа өлгергән җиләктән тәмле сок белән сыйлады.
- Ямьле җәй айлары һәркем күңелендә шатлык-куанычлар гына уятсын, хәвеф-хәтәрдән сакласын. Юл кагыйдәләрен һәрвакыт исегездә тотыгыз, - диде соңыннан Зөлфия Рахманова.
Бу сүзләргә без дә кушылабыз. Юллар тигез булсын, сикәлтәләр очрамасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ПДД