Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

БДИ буенча “кайнар линия” эшли

2015 елда бердәм дәүләт имтиханын үткәрүгә әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы махсус "кайнар линия" булдырды. "Кайнар линия" телефоны аша БДИда катнашучылар, аларның әти-әниләре, шулай ук укытучылар имтиханнарга кагылышлы сораулар белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм укучыларны йомгаклау аттестацияләү бүлеге белгечләренә мөрәҗәгать итә ала....

2015 елда бердәм дәүләт имтиханын үткәрүгә әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы махсус "кайнар линия" булдырды.
"Кайнар линия" телефоны аша БДИда катнашучылар, аларның әти-әниләре, шулай ук укытучылар имтиханнарга кагылышлы сораулар белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм укучыларны йомгаклау аттестацияләү бүлеге белгечләренә мөрәҗәгать итә ала. Моннан тыш, имтихан вакытында булган тәртип бозулар хакында да хәбәр итергә мөмкин.
Сорауларга җавапны дүшәмбедән алып җомгага кадәр 9 сәг-тән 18 сәг-кә кадәр Мәгариф һәм фән министрлыгына +7 (843) 294-95-62 телефон номеры буенча шалтыратып белергә мөмкин.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы "кайнар линиясе"ннән тыш мәгариф һәм фән өлкәсендә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәте "кайнар линиясе" дә үз эшен башлап җибәрә. Бирегә +7 (495) 984-89-19 телефон номеры буенча дүшәмбедән алып җомгага кадәр 9 сәг-тән 17 сәг-кә кадәр шалтыратырга мөмкин.
БДИга әзерлек яки үткәрү вакытындагы тәртип бозулар хакында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы электрон адресына - EGE-departament2015@mail.ru һәм мәгариф һәм фән өлкәсендә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт электрон адресына - ege@obrnadzor.gov.ru хәбәр итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЕГЭ