Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

БДИ (ЕГЭ)ның вакыты билгеле

Россия Юстиция министрлыгы 2015 елда БДИ тапшыру вакытын раслаган. Имтиханнарның төп дулкыны 25 майдан башлана. 25 майда чыгарылыш сыйныф укучылары география һәм рус әдәбияты буенча имтихан тапшырачак. 28 майда - рус теле, 1 июньдә - математиканың төп, ә 4 июньдә профильле дәрәҗә буенча имтихан тотарга туры киләчәк. 8 июньгә химия...

Россия Юстиция министрлыгы 2015 елда БДИ тапшыру вакытын раслаган. Имтиханнарның төп дулкыны 25 майдан башлана.
25 майда чыгарылыш сыйныф укучылары география һәм рус әдәбияты буенча имтихан тапшырачак. 28 майда - рус теле, 1 июньдә - математиканың төп, ә 4 июньдә профильле дәрәҗә буенча имтихан тотарга туры киләчәк.
8 июньгә химия һәм җәмгыять белеме буенча имтихан билгеләнгән. 11 июнь - чит ил телләре буенча язмача сынау тапшыру көне. Аны телдән булган имтихан исә 17 һәм 18 июньдә узачак. Информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, биология, тарих фәннәре буенча бердәм дәүләт имтиханнарын 15 июньдә уздыру планлаштырыла.
Рус теле буенча имтиханны нигезле сәбәп аркасында вакытында тапшыра алмаганнар өчен резерв көн - 22 июнь. Математика буенча икесен дә - 23 июньдә тапшыру мөмкинлеге бирелә. 24 июнь - география, химия, рус әдәбияты, җәмгыять белеме һәм физика фәннәре буенча имтихан тапшыручылар өчен резерв көн. Чит ил теле, тарих, биология, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча сынау бирүчеләргә резерв көн 25 июньгә планлаштырылган.
http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЕГЭ