Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер әбинең 70 мең сум акчасы "очкан"

Казанда яшәүче 74 яшьлек әби-карчык телефон аша алдаучыларның кармагына эләккән. Аның өй телефонына билгесез кешеләр шалтыратып, үзләрен хокук саклау органы хезмәткәрләре, дип таныштырып, әбигә оныгының кыен хәлдә калуын җиткерә. Мошенниклар, пенсионер карчыкның оныгы машинасы белән кеше бәрдерүен, моның өчен аңа җинаять җаваплылыгы янавы турында хәбәр итә. Ләкин эшне 100 мең...

Казанда яшәүче 74 яшьлек әби-карчык телефон аша алдаучыларның кармагына эләккән.
Аның өй телефонына билгесез кешеләр шалтыратып, үзләрен хокук саклау органы хезмәткәрләре, дип таныштырып, әбигә оныгының кыен хәлдә калуын җиткерә. Мошенниклар, пенсионер карчыкның оныгы машинасы белән кеше бәрдерүен, моның өчен аңа җинаять җаваплылыгы янавы турында хәбәр итә. Ләкин эшне 100 мең сум акча хисабына "ябып калып" булуын да аңлаталар.
Беркатлы әби-карчык тиз арада бар булган байлыгын - 70 мең сум акчасын хәстәрләп тә куя. Акча артыннан билгесез ир-ат килә. Ул китү белән әби кеше оныгына шалтырата һәм аның белән бар да тәртиптә булуын белгәч, үзен кәкре каенга терәтеп калдыруларын аңлап ала.
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алдау акча алдакчы корбаны эби