Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бергәләп хәл итү кирәк

РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбәкеров Лениногорскида булып китте. Ул районның социаль-икътисади һәм мәдәни программалар үсешен хәл итүдә барлык дәрәҗәдәге депутатларның үзара бәйләнешенә кагылышлы мәсьәләләргә багышланган киңәшмә уздырды. Аңа кадәр депутат гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте. Җәй айларында Р.Әбүбәкеров оештырган "Кайгырту" хәйрия фонды администрация белән бергәләп игелек марафоны уздырган...

РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбәкеров Лениногорскида булып китте. Ул районның социаль-икътисади һәм мәдәни программалар үсешен хәл итүдә барлык дәрәҗәдәге депутатларның үзара бәйләнешенә кагылышлы мәсьәләләргә багышланган киңәшмә уздырды.


Аңа кадәр депутат гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте. Җәй айларында Р.Әбүбәкеров оештырган "Кайгырту" хәйрия фонды администрация белән бергәләп игелек марафоны уздырган иде. Анда урын өстендә ятучы Ирина Веретенниковага чит илдә операция ясар өчен акча җыю оештырылды. Акча җитмәгәнлектән, аның әтисе яңадан Ришат Фазлетдиновичка мөрәҗәгать иткән. Депутат Әлмәттәге ярдәмчесенә дәүләттән квота бүлеп бирергә дип йөкләде. Димәк, тиздән Иринага ярдәм булачак. Кабул итүгә килгән икенче кешенең хатыны авыру, ләкин ул акча сорап килмәгән, эшмәкәр булганлыктан, хатынына ярдәм итә ала. Эш менә нәрсәдә: аларга кирәкле кыйммәтле дару Татарстанда гомумән дә сатылмый, Мәскәүдә генә бар дип әйткәннәр. Аннан да кайда алырга икәнен белмичә аптырап, монда килгән. Ришат Фазлетдинович аның мөрәҗәгатен дә җавапсыз калдырмады: препаратны табу, алу юлларын ачыклады.
2 катлы йортта яшәүчеләр исеменнән килгән Зинаида Родинаның үтенече - йортка капиталь ремонт өчен өстәмә акчалар бүлеп бирүне сораудан гыйбәрәт иде. Әлбәттә, шунда ук хәл ителәсе мәсьәлә түгел. Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов белән берлектә сөйләшеп, йортны сүтеп, аның урынына яңаны төзергә, ә бу йортта яшәүче 8 гаиләне башка торак йортларга күчерергә киңәш итте депутат. Монысын инде район җитәкчелеге хәл итәчәк.
Кабул итү тәмамлангач, Укытучылар көне уңаеннан, өч педагог депутат кулыннан бүләкләр алды. Болар: Иске Писмән мәктәбе директоры - Людмила Чатурова, Шөгер мәктәбеннән - Гөлфия Шәйдуллина, 10 нчы мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Иваничева.
Соңыннан шәһәр һәм район депутатлары катнашында утырыш узды. Биредә утызга якын депутат катнашты. Ришат Әбүбәкеров Дәүләт Думасының эшчәнлеге, 2013 елның бюджеты белән таныштырды. Депутатлар үз тәкъдимнәрен кертте, сораулар бирделәр. Соңыннан Лениногорск муниципаль районында социаль-икътисади һәм мәдәни үсеш мәсьәләләренә кагылышлы килешүгә кул куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кићђшмђ

2
X