Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Беркем дә руль артында тумый (хатын-кыз фикере)

Вәт нинди замана җитте: хәзер бөтен хатын-кыз диярлек машинаны үзе йөртә, - ди авылдагы әнием мине, күршеләрнең киленнәре, кызлары рульдә капка төбенә килеп туктаганны күреп. -Рәхәт бит, иреңә ялынмыйсың, чыгып утырасың да, теләгән җиреңә үзең барып кайтасың, - дим. -Шулай шул, исән-сау гына йөри күр инде, - дип догаларын укып...

Вәт нинди замана җитте: хәзер бөтен хатын-кыз диярлек машинаны үзе йөртә, - ди авылдагы әнием мине, күршеләрнең киленнәре, кызлары рульдә капка төбенә килеп туктаганны күреп.
-Рәхәт бит, иреңә ялынмыйсың, чыгып утырасың да, теләгән җиреңә үзең барып кайтасың, - дим.
-Шулай шул, исән-сау гына йөри күр инде, - дип догаларын укып озатып кала ул.
Кем ничектер, ә менә минем чынлап торып руль артына утыруымның сәбәпчесе ирем булды. Дөресрәге, аның аягы сынуы. Юл йөрү таныклыгын тугыз ел элек алган булсам да, үзем генә каядыр чыгып китәргә курка идем. Мондый хәл килеп чыккач, нишлисең, балаларны бакчага илтәсе бар, спорт секциясенә дә йөртергә кирәк, өй белән эш арасы да якын түгел. Шулай итеп, тәвәккәлләп утырдым. Беренче көннәрне педальләргә басканда аяклар калтырый иде, җитмәсә, автомат та түгел, дим. Рульгә чытырдап ябышкан куллар тирләп чыга. Баштарак бер: өй-бакча-эш, эш-бакча-өй маршруты буенча гына йөрдем. Кичтән йокларга яткач, иртән машинаны ничек итеп кабызып, кузгалып китүдән башлап, нинди урамнар узып эшкә барып җитүне күз алдына китерә-китерә йокыга китә идем. Кич белән эш сәгате тәмамланганда кайтуны, ишек алдына ничек куярмын икән, дип уйлый башлыйсың.
Гүзәл затлар өчен парковкалау иң авыр биремнәрнең берседер. Моңа кагылышлы мәзәкләрнең күп булуы да шул хакта сөйли. Интернетта да хатын-кызларның парковлау маҗаралары турында видеолар бихисап. Мин андый ролик герое булмый калганмындыр, дим. Чөнки икеме-өчме тапкыр мәрхәмәтле күршеләр төнгелеккә калдырганда ике машина арасына куярга ярдәм итте.
Яз яңгырлы булгач, гел алгы тәрәзәсен юдыртырга туры килгәнгә, берзаман суы бетте моның. Иремнән:
-Суны кайда салалар? - дип сорыйм.
-Капотны күтәргәч, сул якта зәңгәр капкачлы ак савыт булыр, шунда гына сал, тосолныкына сала күрмә тагын, - дип кисәтте.
Табып, суны салып куйдым, хәзер кайда икәнен беләм инде.
Авылга кайтырга җыенганны күргән танышым бервакыт:
-Алай-болай юлда тәгәрмәчең тишелсә, алыштырып куя беләсеңме, - дип сорады.
-Юк. Мәрхәбәтле кешеләр очрар әле, булышырлар, минәйтәм.
Без - хатын-кызлар автомобильне әзме-күпме йөртергә өйрәнсәк тә, төзәтә, ясый белмибез шул. Шуңа да ир-атларның күпчелеге мыскыл итеп карый. Иң ачуны китергәне шул: юл чатында башкаларны уздырып озаграк торсаң, арттан кычкырта башлаулары, светофордан кузгалганда ялгыш сүнсә, "Баба наверно", дип әйтүләре. Андыйларга тутырып кына:
-Әллә үзең руль артында утырган килеш дөньяга килдеңме, - дип әйтәсе килә.
Статистика буенча хатын-кызлар, ир-атларга караганда, аварияләргә сирәк очрыйлар икән. Чөнки алар белә торып тупас рәвештә юл йөрү кагыйдәсен беркайчан да бозмый. Иң элек арткы утыргычтагы балалары, үзе хакында, машинасы белән бер-бер нәрсә булса, кесәгә нык сугуы турында уйлый. Юл һәлакәтләренә очраса да, ул тәҗрибә җитеп бетмәү сәбәпле, игътибарсызлык, югалып калу аркасында гына буладыр, дим.
Минем фикер шундый. Бәлки башкача уйлаучылар да бардыр? Бу хакта гапләшеп алуга ничек карыйсыз?
Лилия Гыйматдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатынкыз женщина за рулем