Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Без бергә – без бердәм

Лениногорскиның 4нче “Карлыгач” татар балалар бакчасында “Без бергә- без бердәм” дип аталган Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган фестиваль үтте.


Фестивальдә балалар үз туган телләрендә шигырьләр, җырлар башкардылар. Балалар бакчасы тәрбиячеләре үз куллар белән теккән милли курчаклар, чиккән сөлгеләр, калфаклар күргәзмәләре  оештырдылар.

Бәйрәмгә кунак булып Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең  милли- әдәбият бүлеге хезмәткәрләре килде. Алар балаларны татар, рус, чуаш милли уеннары, әкиятләре белән таныштырдылар. Балаларга туган тел, милләтләр турында кызыклы мәгълүмат җиткерделәр.
Бәйрәмебезнең тагын бер кунагы – Лениногорскиның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Тәслимә Рафикова, балаларга татар халкының иң матур баш киеме – чигүле калфаклар тарихы турында сөйләде. Күргәзмәгә алып килгән калфаклар белән таныштырды. Фестиваль тәрбиячеләрнең музыкаль чыгышы белән тәмамланды.  

Әлеге фестиваль телебезне, гореф – гадәтләребезне саклау максатыннан үткәрелде. Бәйрәмебездә катнашкан кунакларыбызга бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Бәйрәм эчтәлекле һәм күңелле үтте.

Регина Гиззатуллина, музыка җитәкчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев