Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бөгелмәдә яшәүче ир-ат бергә яшәүче хатынының өстенә бензин сибеп ут төрткән

Бөгелмәдә яшәүче 42 яшьлек ир-ат сөеклесе өстенә бензин сипкән һәм шуннан соң аңа ут төрткән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

 

Тикшерү барышында ачыкланганча, 24 ноябрь көнне Бөгелмәдә яшәүче 42 яшьлек ир үзенең 38 яшьлек сөеклесе Һәм дуслары белән бергә табын артында утырган. Кунаклар киткәч, хуҗалар йокларга яткан. Күпмедер вакыттан соң хатын уянып киткән һәм бергә яшәүче ирнең зажигалка һәм канистр тотып карават янында басып торуын күргән. Бер мизгелдән соң ир-ат хатынга ут төртеп китеп барган.

Буыннар авыруы аркасында хатын-кыз үзен-үзе коткарырлык хәлдә булмаган. Ярдәмгә килгән күршесе аны урамга алып чыккан. Аяклары пешкән хатынны хастаханәгә озатканнар.

Ут төртүчене тоткарлыйлар. Ул үз гаебен танымаган һәм бу вакыйганы хәтерләмәвен әйткән.

«Ярдәмчесез хәлдә булган затны үтерергә омтылу» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган. Тикшерү вакытында 42 яшьлек ирне СИЗОга урнаштырганнар.

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев