Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бөгелмәдәге наркология диспансерында лениногорскилылар да дәвалана ала

Мондый ярдәмне Бөгелмәдә урнашкан «Свобода» тернәкләндерү үзәгендә күрсәтәләр.

Бирегә суд карары буенча, мәҗбүри рәвештә, социаль яклау идарәсеннән җибәрелергә, әмма ирекле рәвештә дә мөрәҗәгать итәргә була. Декабрьдә учреждение сигез еллыгын билгеләп үтәчәк.

Бөгелмә наркология диспансеры каршындагы «Свобода» тернәкләндерү үзәгендә хәзер 23 пациент бар. Биредә Татарстанның көньяк-көнчыгыш шәһәрләрендә һәм Россиянең якын-тирә төбәкләрендә яшәүчеләр бәйлелектән дәваланалар. Реабилитация программасы 12 өлештән тора, дәвалану курсы 3 айдан 6 айга кадәр, анонимлык та саклана.

Тернәкләндерү үзәгендә психолог белән әңгәмәләр, төркем белән дәресләр үткәрелә,  начар-яман уйларны читкә куу өчен һәрвакыт нәрсә дә белән булса шөгыльләнү  мөмкинлеге бар. Спорт чыныгуы да хуплана.

Остазлар әйтүенчә, дәваланучыларның 20% ка якыны нормаль тормышка әйләнеп кайта.  Уңай нәтиҗәгә ирешкән кешеләр җыелышларга йөрүләрен дәвам итәләр,  наркотик яки алкоголь бәйлелек куркынычы янаган башка кешеләрне  бу афәттән йолып калу өстендә дә эшлиләр. Кемгәдер  аеклык юлына басар өчен берничә ай,  ә кемгәдер еллар кирәк.  Әмма ,теләк булса, начар бәйлелектән арынырга була. Башта пациентлар бәйлелекне аңлау һәм кабул итү өстендә эшлиләр. Реабилитация үтүчеләр сүзләренә караганда, бу- иң катлаулы этап,  гаилә ярдәме  монда  бик зур роль уйный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев