Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәкердә авторалли узды (+җиңүчеләр һәм фотолар)

Менә бүген районыбызның “Бәкер” шифаханәсе территориясендә авторалли-2019 узышы үтте. Республиканың көньяк-көнчыгышыннан автоузышчылар җыелды.

 


Быел узыш 15нче мәртәбә узды. Алдан хәбәр иткәнчә, быелгы узышлар әлеге ярышка нигез салучы, «Бәкер» шифаханәсенең элекеге баш табибы  Фаяз Ибраимов исеме белән аталды.

27 катнашучы арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

1 урын - Васильев Валерий. Ул «АвтоРетроКлуб ГАЗ-21 - Волга» республиканский кубок призеров - Кубок России - «Бәкер» шифаханәсенә юллама белән бүләкләнде.  
2 урын - Камалиев Илдар . 25 мең сум күләмендә акчалата приз белән бүләкләнде.
3 урын - Ахметзянов Раниль , 15 мең сум акчалата бүләкләнде. 
4 урын - Шайдуллин Руслан , 10 мең сум тапшырылды.  
5 урын - Бадыков Руслан . Шифаханәгә 10 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. 
6 урын - Исмагилов Ренат. Шифаханәгә 7 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. 
 
Шулай ук ​​акчалата призлардан тыш Татарстан Дәүләт Советы комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев финалистларга «Казань автомобильная. XX век "истәлек китаплары тапшырды.
Барлык катнашучылар диплом һәм пледлар белән бүләкләнде.

Узыш вакытында көтелмәгән хәлләр дә булды, мәсәлән: ике автомобиль стартка кадәр сафтан чыкты, ә икесе узыш юлын чыдатмады.

Шулай да узышлар күңелле үтте, бик күп халык тамаша кылды, дип хәбәр итә "Бәкер" шифаханәсе төркеме.


Фото: /vk.com/bakirovo33


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев