Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне була

Россия юристлары ассоциациясе иҗтимагый оешмасының һәм «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы бүлекләре 26 нчы ноябрьдә Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә.

Санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, чараны ераклаштырылган форматта (телефон элемтәсе аша гражданнарга консультация бирү) үткәрү планлаштырыла.  Юридик ярдәм күрсәтү республика районнарында һәм шәһәрләрендә иртәнге 8 дән 15 сәгать 30 минутка кадәр (Казанда -  9дан 16 сәгать 30 минутка кадәр) төшке ашка тәнәфессез үтәчәк.

Лениногорскида  түләүсез юридик ярдәм  алу өчен  Булгаков урамы 1А йортына урнашкан “Бердәм Россия” җәмәгать кабул итү бүлегенә,  (85595)5-16-11  телефонына шалтыратырга мөмкин. 

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтүче белгечләр түбәндә язылган вакытта шалтыратулар кабул итәчәк.

Пенсия фонды белгече: 8:00 –09:30

Лениногорск нотариаль округы нотариусы:11:00-12:30

Лениногорск   БТИ бүлекчәсе бәяләүчесе: 12:30 – 14:00

Адвокат :14:00 – 15:30

Халыкка түләүсез юридик ярдәм пенсия фонды бүлеге, республикасы нотариаль палатасы, республика  техник инвентаризация бюросы, республика адвокатлар палатасы, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, республикасы конституцион суды, юстиция министрлыгы, дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте  белгечләре тарафыннан күрсәтеләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев