Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бурычларның берсе

"Халык контроле" порталында лениногорскилы берәүнең "мөселман зиратында бигрәк тәртип юк, корыган агачлар бик күп, җыелмаган чүп-чар ята, ә христиан зиратында алай түгел бит. Нигә халык шундый ваемсыз икән", дип юллаган хәбәре тетрәндерде. Әлеге хатын-кыз (авт. исемен Ольга дип куйган) шушы юлларны җан ачысы белән язган кебек тоелды. Гомер-гомергә татарлар чиста,...

"Халык контроле" порталында лениногорскилы берәүнең "мөселман зиратында бигрәк тәртип юк, корыган агачлар бик күп, җыелмаган чүп-чар ята, ә христиан зиратында алай түгел бит. Нигә халык шундый ваемсыз икән", дип юллаган хәбәре тетрәндерде.


Әлеге хатын-кыз (авт. исемен Ольга дип куйган) шушы юлларны җан ачысы белән язган кебек тоелды. Гомер-гомергә татарлар чиста, пөхтә, тәртип ярата торган халык булып санала бит. Ә мәңгелек йортка -изге урынга шулай битарафлык күрсәтәбезме? Билгеле булганча, "Халык контроле" порталына хәбәр җибәрүчегә тиешле ведомство-органнар җавап бирергә тиеш. Бу очракта хәбәр башкарма комитетка йөкләнгән. Аның җавабы болай: "Иске мөселман зиратында биек булып үскән һәм инде корып бара торган агачлар шактый. Аларның күпчелеге кабер өстенә утыртылган. Чүп-чар, киселгән агач ботаклары, җыелуына карап, чыгарыла бара". Җаваптан аңлашылганча, каберләрне туган-тумачалары чистартырга тиешле, бүлеп бирелгән акча зиратны тоту өчен генә каралган. Зиратны тоту өчен дигәндә, кыш көне территориясен чистарту, чүп-чар чыгару, кара туфрак, су китерү, үләнне чабу, койманы, зират эчендә махсус ясалган өйне тоту, кирәк-ярак алу күздә тотыла (болар барысы да башкарма комитет җавабында язылган). "Хәзерге вакытта агачларны кисеп, аларны җыештыру эше бара" дип, чистартылган урынны фотога төшереп, порталга эленгән һәм бу хәбәр "заявка решена" дигән статуста тора. Шулай тиз генә хәл ителдеме икән әлеге хәбәр? Чыннан да, татар зираты ни хәлдә? Язылганча, шулай каралмаган микән? Әлеге сораулар миңа тынгылык бирмичә, шунда юл тоттым.
Татар зираты шәһәрне чыгып киткәндә Бөгелмәгә таба бару юлында урнашкан. Каршымда зират капкасы. Буявы тоныкланып, кыршылган да инде. Зират эченә үткәч, каршыда зур булмаган мәйданда ачыклык, ә аннан каберлекләр башлана. Аларга таба юл да юк дисәм, ике якта таррак кына юл салынган. Ләкин юлсыз җирдән башта иң урта җиренә кердем. Чыннан да, ничәшәр ел үскән агачлар бик күп. Каен, тирәкләрнең очына карасаң, хәтта баш әйләнеп китә. Юлымда череп ауган агачлар очрый. Иң аянычы: алар кабер өсләрендә ята. Шуннан ерак түгел агачтан ясалган чардуганнар бар, сынганнары, ватыклары күренә. Килүчесе, караучысы юк, димәк. Ә бәлки, туган-тумачалары юктыр, бәлки булып та, бер кайтып күрергә тилмереп торалардыр...
Зиратның территориясе зур түгел, аркылыга-буйга йөреп чыгарга вакыт күп кирәкми. Шунлыктан каберләр тыгыз итеп урнашкан. Кисеп куелган агачлар да күренә, мөгаен, моны порталда хәбәр барлыкка килгәч, эшләгәннәрдер. Зиратның бер кырыена койманың теге ягына чүп-чарны өеп куйганнар. Ул эчке якта да күренгәләде. Территориядә контейнер дигән нәрсә юк. Христиан зиратында, мәсәлән, аларны берничә җирдә күргәнем бар һәм һәрберсе янына "чүп-чар контейнерга чыгарып түгүегезне үтенәбез" дигән язу тора. Без -татарларга, чисталык, тәртип ягыннан шулай аксамаска иде дә бит. Зиратта чүплек янында коймада халат элеп калдыру күренеше турында ни әйтәсең инде?
Мөселман зираты турында "Ихлас" мәчетеннән Булат хәзрәт Раупов болай ди:
- Мәрхүм булган кешенең каберен балалары, туган-тумачалары, кардәш тиешлеләре карап-чистартып тору - аларның бурычына керә. Зират - мәңгелек икенче йортыбыз. Шундый битарафлык күрсәтергә кирәкми. Дөрестән дә, элек анда агачлар утыртканнар. Алар биек булып үсеп, яктылыкны томалый. Шунлыктан агач утыртырга кирәкми. Чәчәк утырту да зарури түгел. Кабер өстендә яшел үлән үсеп утырса, җыйнак, пөхтә була. Яз һәм көз айларында зиратны чистартырга киңәш ителә.
Ә сез зиратны карау-чистарту турында нинди фикердә торасыз? Уй-фикерләрегезне белдереп, безгә хатлар языгыз.
Адресыбыз: Тукай урамы, 3 нче йорт, шалтыратыгыз: 5-39-08.
Электрон адресыбыз: zaman5@yandex.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: зират