Заман сулышы

Быел пенсия кемнәргә арта?

2022 елда картлык буенча пенсия күләме 8,6 процентка арта.

Ул гына түгел, башка түләүләр һәм пособиеләр күләме дә үсә. Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Елена Бибикова “Палрламентская газета” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Иң элек шуны исегезгә төшерәбез: пенсионерлар гыйнварда декабрь ае өчен 5,9 процентка арттырылган пенсия алды инде. Февраль аенда 8,6 белән 5,9 процент арасындагы аерма өстәп биреләчәк. Елена Бибикова әйтүенчә, пенсияне һәр ел саен индексацияләү 2024 елга ил буенча аның уртача күләмен 20 меңгә җиткерү максатына бәйле.

Башка түләүләргә килгәндә, 1 февральдән айлык акчалата түләүләр (ЕДВ) күләме арта. Аларны барлык төркемнәргә керүче инвалидлар, “чернобыльче”ләр, сугышта катнашучылар, һәлак булган (үлгән) сугыш ветераннарының тол хатыннары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары ала. ЕДВ һәр ел саен инфляциягә карап артттырыла.

Моннан тыш февральдә ана капиталы күләме үсәчәк. Моңа кадәр аны инфляциянең фараздагы күрсәткеченә индексацияләделәр. Узган елның декабрендә кабул ителгән закон нигезендә, 2022 елның 1 февраленнән ул инфляциянең чынбарлыктагы күләменә карап арттырылачак.

1 апрельдән социаль пенсияләр һәм дәүләт пенсияләре арта. Социаль пенсия гадәти пенсия билгеләү өчен эш стажы һәм пенсия коэффициентлары саны җитмәүчеләргә бирелә. Шул ук вакытта аны гомум билгеләнгән пенсия яшеннән биш елга соңрак билгелиләр. Дәүләт пенсияләре, аерым алганда, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, камалыштагы Ленинградта яшәгән кешеләргә, радиацион һәлакәт яки техноген һәлакәткә дучар булучыларга бирелә.

Бу пенсия узган елдагы яшәү минимумы күләме күпмегә артса, шуның кадәр арта. 2022 елга бюджетта 7,7 процентка арту каралган, әмма бу фараз күрсәткече генә. Төгәл күрсәткече апрельгә таба билгеләнәчәк.

1 августтан, узган елда эшләп, пенсия фондына иминият взносы түләгән пенсионерларның (эшләмәүчеләрнеке генә түгел, эшләүчеләрнеке дә) да пенсиясе арта.

https://vatantat.ru/2022/01/72786/

фото: https://pixabay.com/ru

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: