Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быелгы җәйдә Лениногорск Мәшгульлек үзәге аша 300дән артык яшүсмер вакытлыча эшкә урнашачак

Хәзер яшүсмерләр каникул вакытларында акча эшләп алудан баш тартмый.

“Закон буенча, яшүсмерләр җәйге каникул вакытларында, яисә укудан бушаган вакытларда эшкә рәсми рәвештә 14 яшьтән соң эшкә урнаша ала. Ләкин аларга 16 яшь тулмаган икән, әти-әниләреннән яки опека органнарыннан язмача ризалык кирәк. Ә 16 яшьтән соң бу документлар кирәкми, РФ Хезмәт кодексы буенча, 16 яшьтән соң яшүсмер үзе хезмәт килешүен төзи ала. Әлеге хокук 15 яшьлек яшүсмерләр өчен дә кагыла, әгәр ул 9нчы сыйныфны тәмамлаган булса, мондый хокуктан файдалана ала”,- дип сөйли Лениногорск Мәшгульлек үзәгенең эшкә урнашу бүлеге начальнигы Марина Носова.

Мәшгульлек үзәге белгече әйтүенчә, яшь лениногорскилыларны шәһәр урамнарында, территорияләрдә төзекләндерү эшләренә, чәчәкләр клумбасында чүп утау, су сибү, төргәкләү эшләренә, документларны әзерләүдә, аларны архивка  тапшыруда яисә компьютерда текст җыю кебек эшләрдә катнашалар, эшлиләр. Эш бирүче эш сәгатен 4 сәгатьтән арттырмаска тиеш. Бу 14-15 яшьлекләргә кагыла. 15-16 яшьлекләргә – 5, 16-18 яшьлекләргә 7 сәгатьтән дә артмаска тиеш.
Предприятие-оешмалар яшүсмерләр башкара алырлык эш урыннары бүлеп бирергә тиеш була.

Бүгенге көндә “Агро”, “Жилсервис”, белем бирү учреждениеләре, авыл җирлекләре 180 яшүсмерне эшкә урнаштыру буенча килешүләр төзелгән. “Без тагын 140лап мәктәп укучысын һәм студентларны эшкә урнаштыра алабыз. Бары тик предприятие-оешмаларның бу эшкә алынып, эш урыннары булдыруы гына кирәк”, - ди Марина Носова.


2023 елдан мәшгульлек хезмәте юнәлеше буенча эшкә урнашу өчен 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган гражданнарның дәүләт хезмәтләре порталында (Госуслуги) учет язмасы булырга тиеш. ЕСИАда учет язмасы булгач кына, яшүсмер «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформасында авторизацияләнә ала һәм эш эзләүдә ярдәм итү өчен гариза бирә ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

1

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев