Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быелгы җәйдә балалар Кара диңгез буенда ял итә алачак

Ял итү урыннарына балаларны махсус тимер юл составлары һәм чартерлы авиарейслар алып барачак.

Быелгы җәйдә Татарстанның мәктәп балалары Кара диңгез буенда ял итә алачак. Узган елда чикләүләр сәбәпле балалар республикадан читтәге лагерьларга бара алмады.

Бу турыда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта республиканың яшьләр эше министры Дамир Фәттахов бу җәйдә 3,2 мең мәктәп баласы Кырым Республикасында һәм Краснодар краенда ял итәчәген әйтте. Яшь татарстанлыларны Краснодар краенда «Зарница», «Янтарь», «Приазовец», «Витязево» лагерьлары, ә Кырымда — Казакевич исемендәге ял йорты көтә.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев