Заман сулышы

Чаллы - Әлмәт трассасында җитди юл һәлакәте булды

Фаҗига кичә, 20 гыйнварда иртәнге сәгать 8дә Чаллы-Зәй-Әлмәт автоюлының 27 чакрымында булды.

 

1984 елда туган Hyundai Solaris шоферы Чаллы ягыннан Зәй ягына бара.

Күпмедер вакытта ул КамАЗны узып китә башлый, тик үз полосасына "каршы яктан" әйләнеп кайткач, автомобиль йөртүче идарәне югалта һәм машина каршы якка хәрәкәт итүче Scania фурасына килеп бәрелә. Шуннан соң Hyundai шулай ук үз  юнәлешендә хәрәкәт итүче КамАЗ белән дә бәрелешә.

"Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә "Хендай" автомобиле йөртүчесе алган җәрәхәтләрдән вафат булды. Хәзерге вакытта вакыйга урынында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли, бу хәлнең шартлары ачыклана", диелә ведомство хәбәрендә.

 http://almet-rt.ru/news/sorashtyiru/50696

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: