Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чит илдән кайткач тест ясамаган кешеләргә барлыгы 3 млн сум штраф салганнар

Чит илләрдән кайткан һәм тест нәтиҗәләрен Дәүләт хезмәтләре сайтына кертү таләбен үтәмәгән татарстанлыларны 3 млн сумга штрафка тарттылар.

Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«2020 елның 1 августыннан республика территориясенә 130 572 кеше әйләнеп кайтты. Контроль нәтиҗәләре буенча Идарә һәм Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан билгеләнгән таләпләрне үтәмәгән өчен административ хокук бозулар турында 572 беркетмә төзелгән. Судлар 395 эшне караган — гражданнар 2,9 млн сумлык штраф белән административ җаваплылыкка тартылган», — диделәр ведомствода.

Россия территориясенә теләсә нинди транспорт төре белән кире кайткан кешеләр өченче һәм бишенче тәүлеккә Covid-19 инфекциясенә ПЦР-тест тапшырырга һәм Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына нәтиҗәләрне кертергә тиеш. Тикшеренү нәтиҗәсен алганчы, үзизоляция режимын сакларга кирәк.

Ведомство матбугат хезмәте искәрткәнчә, бу таләпне үтәмәгән өчен 15 меңнән алып 40 мең сумга кадәр штраф салына.

Әгәр Россиягә кайтканнан соң 14 көн эчендә авыру симптомнары барлыкка килсә, медицина учреждениесенә бармыйча, кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

«Хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру максатларында килгән чит ил гражданнары элеккечә Россия Федерациясе территориясенә килгән көннән алып 14 көн изоляция буенча таләпләрне үтәргә тиеш», — дип өстәделәр ведомствода.

 

https://tatar-inform.tatar/news/incident/10-06-2021/chit-ild-n-kaytkach-test-yasamagan-keshel-rg-barlygy-3-mln-sum-shtraf-salgannar-5826505

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев