Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чит илдән кайткан барлык россиялеләр дә ковидка тест тапшырырга тиеш булачак

Анализ нәтиҗәләрен дәүләт хезмәтләре порталында урнаштырырга кирәк.

Роспотребнадзор башка илләрдән кайткан россиялеләр өчен кагыйдәләрне катгыйландырды. Хәзер һава транспорты белән кайткан кешеләр генә түгел, барлык сәяхәтчеләр дә коронавиурс инфекциясенә тест тапшырырга тиеш булачак. Россиягә кайтканнан соң өч көндә анализ тапшырырга кирәк булачак.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, яңа кагыйдәләр 15 апрельдән гамәлдә булачак. Гражданнар Россиягә кайтучы анкетасын тутырырга тиеш булачак, ул дәүләт хезмәтләре порталында урнашкан, шунда ук Covid-19 тест нәтиҗәләре турындагы мәгълүматны урнаштырырга кирәк.

«Санитар-карантин контроле максатыннан, Россиягә төрле транспортта кайтучы барлык россиялеләр анкета тутырырга тиеш. Россиягә кайтканнан соң өч көн дәвамында коронавируска анализ бирергә кирәк», — диделәр ведомствода. 

 ТИ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев