Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чәй бәясе күтәрелгән

Татарстанда бу елның 21 гыйнварыннан 28 гыйнварга кадәр берничә продуктка бәяләр кыйммәтләнде. Бу хакта Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы хәбәр итте.

Исемлектә беренче булып кара чәй тора, ул 849,58 сумнан 859,21 сумга кадәр кыйммәтләнде. Ә аракының бәясе 576,16 сумнан 584,29 сумга кадәр күтәрелгән.
Башка төп азык-төлек продуктлары арасында ярымысланган казылыкка бәяләр кыйммәтләнгән- аның бер килограммы 450,62 сумнан 454,7 сумга кадәр, шулай ук ак майның бер килосы - 582,4 сумнан 585,49 сумга кадәр үскән.
Бәяләре үскән продуктлар исемлегендә ак кәбестә (3,82%ка кыйммәтләнгән), помидор (1,65 процентка), пастеризацияләнгән сөт һәм банан (1,24%ка), тоз (1,17%ка), вермишель һәм макароннар (1%ка) бар.
Шуңа да карамастан, шул ук вакыт эчендә дуңгыз, тавык ите, тавык йомыркасы, көнбагыш, икмәк, бәрәңге һәм алмага бәяләр арзанайды. 

 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-ber-atna-echend-chy-m-arakyga-byalr-skn

https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чай цена на чай