Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Данил Садриев укыган 8 нче мәктәп Олимпия уеннарын күзәтеп, карап бара

Олимпия уеннарының трамплинчылар катнаш команда турнирында көмеш медаль яулаган Данил Садриев өчен әлеге мәктәпгең 800 укучысы һәм 50 укытучысы җан атып тора.

"Без Данил белән горурланабыз һәм  үзебезнең мәктәптә шушындый  чемпион үсүенә шатланабыз", - дип сөйли әлеге белем бирү оешмасы директоры Елена Сергеева.

8 нче урта мәктәптә Данил  1 нче сыйныфтан алып - 11нче  сыйныфка кадәр укыган,  спорт белән бик җитди шөгыльләнүе күп вакытын алса да, яхшы укыган,  бердәм дәүләт имтиханнарын да уңышлы тапшырган.  Мәктәпне ул 2021 елда тәмамлап чыккан.

Трамплин спорты белән ул беренче сыйныфта укыганда ук шөгыльләнә башлаган, ә бишенче сыйныфта беренче зурлар разряды алуга ирешкән.

“Данил республика, Россия , Европа буенса узган спорт җыеннары, ярышларында даими катнашып килде, әмма алардан кайтуга җитди итеп укуга бирелә иде, “- ди 8нче мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нина Войцеховская.

Мәктәпнең укытучылары да, укучылары да Данилны Олимпия уеннарына  зур ышаныч белән  озатканнар,  хәтта үз мәктәпләренең  иң  танылган спортчысына  багышланган стенд та ясап куйган булганнар.  

Олимпиада әле кызганнан кыза гына бара, шушы көннәрдә  Данил Садриевны зур трапмлинда чыгышлар көтә, ә туган мәктәбе, укытучылары һәм  шул мәктәптә белем алучылар, аның турында булган барлык яңалыкны энә күзеннән үткәреп,  уңышларына шатланып торалар. Билгеле инде, алдагы ярышлада уңышлар телиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев