Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дару алыргамы, әллә акчасын алыргамы?

1 октябрьгә кадәр федераль ташламаларга ия булучыларга мөһим карар кабул итәргә кирәк: социаль хезмәтләр җыелмасын (икенче төрле “соцпакет” дип атыйбыз) калдырырга яки аннан баш тартырга һәм акча алырга.

 

Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартканда акчалата компенсация суммасы 1011,64 сум тәшкил итә.

Акчалата компенсацияне сайлаган очракта шуны истә тотарга кирәк, ди белгечләр: хәл начарланган очракта, чир озак вакытлы дәвалауны һәм күп төрле даруларны таләп итә, ә акчалата компенсация җитми башлый. 

Социаль пакеттан баш тартучыларга даруларны үз хисабына сатып алырга туры килә һәм еш кына гаилә бюджеты өчен мондый йөк бик авыр булып чыга.
Җитди авыруларны (онкология авырулары, шикәр диабеты, бронхиаль астма, ревматоид полиартрит һ.б.) дәвалауга матди чыгымнар дистәләгән һәм хәтта йөзләрчә мең сум тәшкил итә, ди Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева. 

Социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукын 2022 елның 1 октябренә кадәр яңартырга мөмкин. Моның өчен Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. 2022 елда бушлай дарулар алган кешеләргә гариза бирергә кирәкми.

 

http://shahrikazan.ru/news/sotsial-tormyish/daru-alyrgamy-ll-akchasyn-alyrgamy-tizrk-saylagyz

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев