Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дару гына түгел, мәрхәмәтлелек дәвасы да кирәк

Баш мөхәррир кулыма папка тоттырып: "Менә мондагы мәгълүматлар белән таныша тор, бу кеше турында язарга кирәк булачак, өстәвенә синең авылдашың да", - диде. Зур кызыксыну белән папканы ачтым. Монда төрле елларда "Заман сулышы", шулай ук республика газетлары язмалары, кулъязмалар тупланган. Болар барысы да Шөгер-Лениногорск төбәгендә билгеле шәхес Хәбиб Әһлиулла улы...

Баш мөхәррир кулыма папка тоттырып: "Менә мондагы мәгълүматлар белән таныша тор, бу кеше турында язарга кирәк булачак, өстәвенә синең авылдашың да", - диде.


Зур кызыксыну белән папканы ачтым. Монда төрле елларда "Заман сулышы", шулай ук республика газетлары язмалары, кулъязмалар тупланган. Болар барысы да Шөгер-Лениногорск төбәгендә билгеле шәхес Хәбиб Әһлиулла улы Сибгатуллинга багышланган иде. Әлеге мәгълүматлар белән танышкач, табиб буларак бөтен көч-куәтен халык сәламәтлеген кайгыртуга куйганын, зур эшләр башкарганын, олы хөрмәткә лаек кеше икәнен аңлап алдым. Шундый авылдаш барын белмичә йөргәнемә хәтта оят булып китте. Үзе белән, урысча әйтсәк, "в живую" күреп сөйләшәсе килү теләге белән Шөгер ягына юл тоттым.

Менә җыйнак кына, пөхтә итеп җыештырылган авыл өе. Ә каршымда - уртача буйлы, карап торышка 90 яшьне биреп булмаган, ир-егетләргә хас җитез адымнар белән йөрүче Хәбиб Әһлиевич.

Ул бик ачык күңелле, аралашырга яратучан булып чыкты. Шулай булмый ни, 54 ел сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләп, күпме авыруларны дару белән генә түгел, ягымлы сүзе, мәрхәмәтле карашы белән дәвалаган, ярдәм иткән бит. Хәтер ягы да, күз тимәсен, тел-теш тидерерлек түгел. Барысын да бәйнә-бәйнә, әле кичә генә булган кебек сөйли дә сөйли...

Хәбиб Сибгатуллин кешеләр ачлыктан интеккән, кырылган 1921 елны Чистай районы мәшһүр җәмәгать эшлеклесе, язучы Гаяз Исхакый чыккан Яуширмә авылында туа. Чистай фельдшер-акушерлар мәктәбен тәмамлагач, күз күрмәгән якка - Урта Азиягә малярия авыруына каршы көрәшкә җибәрәләр. Биредә ул үзен тиз таныта, кешеләр арасында хөрмәт яулый. Тропик пункт мөдире булып эшли.

1940 елның 1 октябрендә армиягә хезмәт итәргә китә. "Шулхәтле укыйсым килде, янәсе хезмәт итеп кайткач, укырга керергә җиңел булачак, шуңа армиягә дә теләп киттем", - дип искә ала ул вакытларны Хәбиб ага. Брест өлкәсендә солдат хезмәте белән санинструктор вазифасын да башкара. Бөек Ватан сугышының беренче көннәрен дә шунда каршылый. Фашистлар ул хезмәт итә торган станцияне бомбага тота башлыйлар. Канкойгыч бәрелешләрнең берсендә Хәбиб Сибгатуллин яралана, контузия ала. Аякка баскач, тагын дәһшәт эченә ыргыла. Җиңүне якынайткан көннәрдә язмыш аңа тагын авыр сынау әзерләп куйган: 4 майда Кенигсбергны алганда каты яраланып контузия ала. Әлеге батырлыгы эзсез югалмый, соң булса да, Бөек Җиңүнең 65 еллыгында медаль үзе аны эзләп таба. Августка кадәр госпитальдә ята, аннары III группа инвалид булып туган авылына кайта. Хәл алгач, укыйсы килү теләге тагын үзен сиздерә һәм Казанга, медицина институтына юл ала.

Тик соңга кала: кабул итү имтиханнары тәмамланган. "Ә укыйсы килә бит, уку-укыту бүлеге мөдире Фәйзуллин дигән кеше янына кердем, татар булгач рәхим-шәфкатеннән ташламас әле дип уйладым. Ялгышмаганмын: директор янына кереп, имтиханнарга кертергә рөхсәт алдым һәм яхшы билгеләргә тапшырдым", - дип сөйли Хәбиб Әһлиевич.

1950 елда институтны тәмамлап юллама белән Шөгер хастаханәсенә килә. Һәм гомерен шушы төбәк белән бәйли. Яшь белгечкә шундук җаваплы эш - Шөгер районы санэпидстанциясе баш табибы вазифасын тапшыралар. Баш табиб дигәч тә йомшак кәнәфидә утыру түгел ул, Хәбиб Әһлиевичка зур кыенлыклар аша узарга туры килә. Санэпидстанциядә бактериологик лаборатория ачу хаҗәте туа һәм аның тырышлыгы нәтиҗәсендә ул 1951 елда ачыла да. Трахома, дизентерия кебек йогышлы авыруларга каршы көрәш алып баралар.

1957 елда район башкарма комитеты карары белән Иске Куак участок хастаханәсенә баш табиб итеп күчерелә. Тик Шөгер үзенә ныклап бәйләп куйган диярсең, өч айдан монда кайтып хастаханә белән җитәкчелек итә башлый. Биредә дә уңай шартлар тудырырга, иң беренчесе - җылыту уздыру кирәк була. Җылылык хастаханәдән тирә-яктагы йортларга да китә. Аннан аш бүлмәсе, кер юу бүлмәсен газ белән җылыту, ә инфекция бүлеген электр белән җылыту системасына көйлиләр. Әлбәттә, берүзең генә башкарып чыга торган эш түгел, бу өлкәдә аңа Рафаэль Николаевич Тукаев һәм Николай Петрович Бредников нык ярдәм итәләр. "Нинди йомыш белән мөрәҗәгать итсәм дә, кире борып җибәргәннәре булмады", - ди Хәбиб Сибгатуллин.

Хастаханәнең матди-техник базасы авыр, белемле белгечләр мәсьәләсендә кытлык, юллар юк, авыллардагы халыкның социаль хәле начар - болар барысы да Хәбиб Әһлиевичнең башыннан үткән хәлләр. Шуларга да карамастан, медицина ярдәме күрсәтүне югары дәрәҗәгә күтәрә ала. Әле ул хирург хезмәтен дә менә дигән итеп башкарган. Операциягә тирә-күрше авыллардан, Самара өлкәсеннән дә килгәннәр.

- Эшләве кызык иде. Хастаханә зур, терапия, хирургия, бала тудыру, балалар, инфекцион бүлекләрдән торды. Дарулар белән тоткарлык килеп чыкмады. Авырулар бушлай медицина ярдәме алды. Безнең буын кешеләре намус белән хезмәт иттеләр. Мин яшәгән Шөгеремне, аның табигатен, суын яраттым. Халкымның миңа карата хөрмәте, мәхәббәте эшемә дәрт, куәт бирде, - дип сагынып искә ала ул. Башкарган тырыш, тынгысыз хезмәте үзенә югары бәя китерә - Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән 1971 елда бүләкләнә. Ә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатларының исәбе-хисабы юк, ул аларны бер кочак күтәреп килде. Һәрберсен кадерләп ачып, күрсәтә барды. Әйе, ул бүләкләр күп елларны, алар эчендә кайнаган күп вакыйгаларны, хезмәт елъязмасын үз эченә сыйдырган.

Лаеклы ялга чыккач та, тик кенә тормаган, мөгаен, андыйлар кул кушырып кына утыра алмыйлардыр. Җәмәгать эшләрендә актив катнашкан. Шөгердә ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе булып тора. Шул вакыттагы эшчәнлегенең истәлеге - "Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең мактаулы әгъзасы" исеме бирелү. Халык мәнфәгатьләре, халык сәламәтлеге сагында тору - аның тормыш девизы диярсең. Күбесе, баш иеп, "Зур рәхмәт" дип әйтәләрдер.

Гаиләдә бәхетле кеше хезмәтендә дә үзен яхшы яктан күрсәтә. Янәшәңдә сине аңлый, хәлеңә керә торган кешең булса, икеләтә шатлык. Бу юллар Хәбиб аганың тормыш иптәше Галия апага да кагыла. Аны искә алмыйча китсәң, язманың бер кырые китек булыр иде. Алар икесе дә бер "казанда кайнаганнар", Галия Рәхимовна да хастаханәдә эшләгән. Тормыштан ямь, тәм табып яшәгәннәр, дим, кызганыч, Хәбиб ага менә күп еллар үзе генә яши...

Сөйләгәндә сагынып искә алып "Галиям" дип сөйләде. "Санаторийларга Галиям белән икәү бардык, үзем генә китмәдем, 12 җирдә булдык. Менә хәзер ялгыз... Бигрәк авыр икән ялгызлык", дип йөрәкләрне сыкратырлык итеп әйтелде бу сүзләр. Галия апа үстергән чәчәкләр аланын бүген Хәбиб Әһлиевич дәвам итә икән, аның төсе итеп үстерә, аның кул җылысын саклый, димәк.

Хәбиб ага җыр-моңга гашыйк җан, матур итеп җырлый, моны үзе сиздермәсә дә, сер итеп кенә әйттеләр.

Бүгенгесе көндә ике улы Әлмәт шәһәрендә, биш оныгы, ике оныкчыгының хөрмәтен, яратуларын тоеп яши. Сукранып утыра торганнардан түгел, төрле матбугат чаралары укып, карап бара. Мин аңа чын мәгънәсендә сокландым, андыйлар бик сирәк очрый.

Хәбиб Әһлиевичны якынлашып килүче 90 яше белән котлыйбыз. Нык исәнлек, кадерле әти, кадерле дәү әти, кадерле бабай булып яшәргә язсын аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X