Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дәүләт Думасында Россиядә эш атнасы көннәрен арттырырга чакыруга җавап бирделәр

Михаил Терентьев сүзләренчә, эш атнасын «җитештерүчәнлекне арттыру күзлегеннән» үзгәртергә кирәк.

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе урынбасары Михаил Терентьев Россиядә эш атнасы көннәрен арттыру тәкъдимен максатчан түгел дип атады.

«Мин хезмәт кодексы кысаларында моны бүген эшләп булмас дип уйлыйм. Чөнки хезмәткәрләрдә хезмәт кодексы белән беркетелгән гарантияләр бар, — диде Терентьев Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Николай Арефьевның эш атнасы көннәрен арттырырга кирәк дигән чакыруына. 

Аның сүзләренчә, эш атнасын «җитештерүчәнлекне арттыру күзлегеннән» үзгәртергә кирәк. Ул эш көннәренең дәвамлылыгын арттыру һәм продукция эшләп чыгару күләмен арттыру арасында һәрвакытта да турыдан-туры бәйлелек булмаска мөмкин дип саный.

https://tatar-inform.tatar/news/business/08-08-2021/d-l-t-dumasynda-rossiyad-esh-atnasy-k-nn-ren-arttyryrga-chakyruga-avap-birdel-r-5833029

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев