Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Корал сатып алу яшен 21 яшькә кадәр арттырырга уйлыйлар

 Татарстан Дәүләт Советы корал әйләнешен тәртипкә салу буенча закон инициативасын әзерли.

Парламент корал алу яшен 21 яшькә кадәр арттырырга кирәк дип саный. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин  хәбәр итте.

«Керчьтагы вакыйгалардан соң корал сату яшен 21 яшькә кадәр арттыру максатыннан закон инициативасы белән федераль дәрәҗәдә чыгыш ясалды. Россия Хөкүмәте, Дәүләт Думасы кире какты. Хәзер без коралны саклауны һәм куллануны катгыйландыру һәм тәртипкә салу, шул исәптән яшьне, ким дигәндә, 21 яшькә кадәр арттыру өчен документлар әзерлибез», - дип сөйләде парламент башлыгы.

Дүшәмбе көнне Дәүләт Советында наркотик һәм психотроп матдәләр, гражданнар куллану коралы, хайваннар белән эш итү, Интернетта деструктив мәгълүмат тарату өлкәсендә законнарга үзгәрешләр кертү һәм анализлау буенча эш төркемнәре төзү турында күрсәтмә имзаланды, дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.

«Ату коралын сатып алырга теләүчеләрнең сәламәтлеге турында белешмәләр алуны җентекләп өйрәнүгә бәйле мәсьәләләр каралачак. Билгеле бер категориядә бер кешегә бер корал гына сату тәкъдиме бар. Ягъни алда җитди зур эш көтә. Эш төркемнәреннән тәкъдимнәр алачакбыз», - диде ул. 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев