Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эчке эшләр министрлыгы номерсыз машиналарның хуҗаларын җавапка тарту фикерен хуплады

«Эвакуацияләү мәсьәләсеннән кала без аларны хуплыйбыз, чөнки эвакуацияләү федераль дәрәҗәдә хәл ителә торган сорау», — дип искәртте Артем Хохорин.

Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы Казан мэриясенең номерсыз машиналарның хуҗаларын җаваплылыкка тарту турында инициативасын хуплады.

«Тулаем алганда, без бу теманы аңлыйбыз һәм хуплыйбыз», — диде ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында.

«Тукталышларда, парковкаларда номерсыз машиналар өчен административ җаваплылык каралмаган. Күптән түгел Казан башкарма комитеты мондый җаваплылыкны кертү турында закон проектын кертте. Эвакуацияләү мәсьәләсеннән кала без аларны хуплыйбыз, чөнки эвакуацияләү федераль дәрәҗәдә хәл ителә торган сорау», — дип искәртте Хохорин.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев