Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Егетләр дуслашкан!

Фирдүс Тямаев белән Радик Юлъякшин дуслашканнар. Җырчылар икесе кочаклашып төшкән видеоны Инстаграм сәхифәләренә урнаштырган.

«Бу елны матур итеп Фирдүс Тямаев белән дусларча озатуыбызга бик шатмын. Сезгә саулык телисем килә. Бу аңлашылмаучанлыклар, аңлашылмаган мөнәсәбәтләрне артта калдырасы килә. Ковид, авырулар да артта калсын иде», — ди Радик Юлъякшин.

Аннары Фирдүс Тямаев: «Шулай, дуслар, бу ел төрле вакыйгалардан торды. Безнең Радик белән, чыннан да, аңлашылмаучанлыклар булды. Без бүген чын егетләрчә кул кысыштык, бәхәскә нокта куйдык. Егет кеше бер сугышса да кул биреп дуслашырга тиеш. Иҗатыбыз гөрләп торсын. Ике республика матур, дус, тугандай яшәсен. Яңа елга яңа адымнар, яңа энергия белән! Бөтен булган начар энергияне артта калдырып, только вперед!» — диде.

Әлеге пост астында күп кенә фикерләр калдырганнар. «Күземнән яшьләр чыкты. Радик молодец, ә Фирдүсне Башкортстанда көтәбез», «Сүзләрдә киеренкелек сизелә», «Бик әйбәт булган, егетләр. Фирдүс кешелекле, эчкерсез булганга килеп чыккан дуслык инде бу», «Ниһаять, Яңа елга бүләк кебек бу», — дип яза аларның социаль челтәрдәге дуслары.  

Фото: instagram

Автор:Резеда Галикәева

https://kiziltan.ru/articles/kultura/2021-12-28/egetl-r-duslashkan-2637602

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фирдус тямаев элвин грей