Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эксперт SIM-карталарны блокировкалауның төп сәбәпләрен атады

SIM-карталарны блокировкалауның төп сәбәпләре дип, паспорт мәгълүматының килешүдә күрсәтелгән мәгълумат белән туры килмәве, тискәре баланс һәм караклыкны атарга була. Бу хакта Россия сыйфат системасы җитәкчесе урынбасары Илья Лоевский «Российская газета»га сөйләгән.

 

Белгеч аңлатканча, сигналны кабул итү дәрәҗәсе бик яхшы булып та, шалтырату мөмкинлеге булмау «симка»ны блокировкалау белән бәйле. Моның сәбәбе берничә булырга мөмкин.

Беренчедән, блокировкалауның иң еш сәбәбе — паспорт мәгълүматларының килешүдә күрсәтелгәне белән туры килмәве. Икенчедән, ул хуҗасы белмәгәндә яңа карта чыгару яки урлау белән бәйле. Бу очракка спам җибәрү яки номерны телемаркетинг өчен куллану күзәтелә.

Лоевский фикеренчә, иң ачык сәбәп — счетның «минуска» китүе яки номерны ярты ел дәвамында кулланмау. «Мондый хәлдә калган абонентларга белгеч башка номердан оператор белән элемтәгә чыгарга һәм SIM-карта эшенең туктатылу сәбәбен ачыкларга киңәш итте», — диелә басмада.

Номерның эшен яңарту өчен, хуҗасына паспорт белән элемтә салонына барырга кирәк булачак. Әгәр оператор хезмәттәшлек итүдән һәм хәлне аңлатудан баш тартса, аңа шелтә белдерергә, ә аннары судка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X