Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ел башыннан Татарстанда илкүләм проект буенча 25 меңнән артык эшмәкәр һәм үзмәшгульләргә хезмәт күрсәтелгән

Икътисад министрлыгына караган оешмалар Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды һәм Гарантия фонды тарафыннан үсешнең барлык этапларында кече һәм урта бизнес өчен комплекслы финанс-гарантия һәм төрле магълумат алу өчен консультация ярдәме күрсәтелә. Эшмәкәрләргә һәм үзмәшгульләргә «кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм»милли проекты кысаларында ташламалы ставкалар, грантлар, финанс белән бәйле булмаган хезмәтләр, шул исәптән экспорт юнәлешле өчен микрозаймнар бирелә.

2021 елда республикада «кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» милли проекты кысаларында 3 төбәк проекты гамәлгә ашырыла: «үзмәшгуль гражданнар эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен уңайлы шартлар тудыру», «җиңел старт һәм бизнес алып бару өчен шартлар тудыру», «кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе». Бизнеска ярдәм итү программаларын финанслау федераль һәм региональ бюджетлардан гамәлгә ашырыла.

Экспортка ярдәм итү үзәге хезмәтләреннән 1449 бизнесмен файдаланган, 51 эшкуар 16,85 млн доллар күләмендә экспорт контрактлары төзегән.

Шулай ук социаль өлкәдәге инновацияләр үзәге ярдәме белән  кече һәм урта эшкуарлыкның 110 субъекты социаль эшкуарлар реестрына кертелде. Социаль предприятиеләрнең 78 вәкиле укулар узды, бу аларга социаль эшкуарлар өчен Грантка заявкалар бирү мөмкинлеге бирә.

https://mert.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев