Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Электрон тәмәке тарткан балаларның үлем очраклары теркәлгән

Татарстанда электрон тәмәке тартудан балалар үлгән.

Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының полиция участок вәкаләтлеләре һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы урынбасары полиция полковнигы Лариса Осипова хәбәр итте.

Ул мондый очракларның төгәл санын әйтмәде. Кызганычка, барлык балалар да тәмәке тартуның, шул исәптән электрон тәмәкенең ни дәрәҗәдә зыянлы икәнен аңламыйлар, диде ул.

«Моның бик зарарлы икәнлеген аңлау дәрәҗәсе кими. Барыннан да элек, моны балаларга җиткерергә кирәк. Берникадәр уңай якка үзгәреш – сәламәт яшәү рәвеше алып бару керә башлады. Әмма балаларның күбесе әлеге тәмәке тарту белән «зарарланган», – дип билгеләп үтте Осипова.

Ул шулай ук газ баллончиклары парларын сулаудан үлгән балалар барлыгын әйтте. Балаларны мондый гамәлгә кызыксыну этәргән. Осипова ата-аналарга мондый экспериментларның фаҗига белән тәмамланырга мөмкин булуын үз балаларына җиткерергә кушты.

https://tatar-inform.tatar/news/ecke-eslar-ministrlygynda-elektron-tamake-tartkan-balalarnyn-ulem-ocraklaryn-soiladelar-5859181

Рамия Гарифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев