Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эльмир Булатов Вәсилә Фәттахованың кызын тәрбиягә алу турында сүз чыккач: «Баланың әтисе көн саен хастаханәгә барып, хәлен белеп тора бит»

Вәсилә Фәттахованың кызын Хәния Фәрхи тәрбиягә алырга теләве турындагы хәбәр таралганнан соң, аларның гаилә дусты "Роксана" радиосында тапшырулар алып баручы, ди-джей Эльмир Булатовка шалтыраттык. Әлеге ялган хәбәрне ишетеп аның да бик кәефе кырылган иде. - Ничек инде берни белми торып шундый хәбәр таратырга була. Баланың әтисе көн саен хастаханәгә барып,...

Вәсилә Фәттахованың кызын Хәния Фәрхи тәрбиягә алырга теләве турындагы хәбәр таралганнан соң, аларның гаилә дусты "Роксана" радиосында тапшырулар алып баручы, ди-джей Эльмир Булатовка шалтыраттык. Әлеге ялган хәбәрне ишетеп аның да бик кәефе кырылган иде.
- Ничек инде берни белми торып шундый хәбәр таратырга була. Баланың әтисе көн саен хастаханәгә барып, хәлен белеп тора бит. Әлеге хәбәрне таратучы журналистка аның дөрес булмавы хакында язып чыгарга кирәк хәзер, - диде Эльмир.
Сүз уңаеннан шунысын да әйтергә кирәк: тиздән Вәсилә Фәттахованың улы Кәримнең туган көне җитә.
- Теләге булган һәр кеше җырчының улына бүләк ясый ала, - диде Эльмир Булатов.
Бүләк ясарга теләүчеләр, Уфа шәһәре, Октябрь Проспекты 84/3, "Роксана" радиосы офисы адресына бүләкләрен юллый ала.
Гөлнара ЗИННӘТУЛЛИНА
Чыганак:http://shahrikazan.com/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X