Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эльза Тәхауводан бәйрәм күчтәнәче

Бәйрәм күчтәнәче итеп шигырь.

Минем әти иң-иңе. 

Буген 23 нче февраль 
Әтиләрнең бәйрәме. 
Бүләк итәсем килә 
Шигырьләрем бәйләмен. 

Минем әти - укытучы, 
Белем бирә мәктәптә. 
Солдат та булган кайчандыр 
Ил сагында - хезмәттә. 

Безти безнең ныклы терәк, 
Ышанычлы дус та ул. 
Солдат булуы белән 
Горурлана бик-бик ул. 

Солдат булып минем әти 
Илебезне саклаган. 
Бик тырышып хезмәт иткән, 
Ул үзен кызганмаган. 

Рәхмәт хатлары килгән 
Әбине куандырып. 
Әти кайткан армиядән 
Дәрәҗәле сержант булып. 

Хәзер ул белем бирә, 
Балаларны укыта. 
Туган илне яратырга, 
Яшәргә татулыкта. 

Солдат булу- зур дәрәҗә, 
Дип сөйли ул безгә дә. 
Туган илне сакларга 
Насыйп булсын сезгә дә. 

Бәйрәм белән әшим, 
Котлыйм чын күңелемнән. 
Син минем иң-иңе диеп 
Уйлыйм чын күнелемнән. 

Һәрберегезнең әтисе үзенә иң-иңе дип уйлыйм. 
Барлык егетләрне бәйрәм белән котлыйм.

Эльза Тахавова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев