Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эш терәлсә акчага, ялың үтә бакчада

Җәйге ялын сәяхәттә уздырырга күнеккән россиялеләр быел аны, нигездә, Греция, Кипр, Тунис һәм Россиядә уздырырга җыена икән. Төр­кия белән Мисырга юллар ябылу, халыкның керем дәрәҗәсе кимү нәтиҗәсе бу, ди белгечләр. Росстат агентлыгы мәгъ­лү­мат­ларына караганда, уз­ган ел чит илгә чыгучылар саны, 2014 ел белән чагыштырганда, 8,5 миллионга ки­мегән. Бер ел эчендә...

Җәйге ялын сәяхәттә уздырырга күнеккән россиялеләр быел аны, нигездә, Греция, Кипр, Тунис һәм Россиядә уздырырга җыена икән. Төр­кия белән Мисырга юллар ябылу, халыкның керем дәрәҗәсе кимү нәтиҗәсе бу, ди белгечләр.
Росстат агентлыгы мәгъ­лү­мат­ларына караганда, уз­ган ел чит илгә чыгучылар саны, 2014 ел белән чагыштырганда, 8,5 миллионга ки­мегән. Бер ел эчендә Тайланд, Испания һәм Грециядә ял итүче россиялеләр саны да ике мәртәбә диярлек кимегән. "Хәзер кешеләр үз ялын мөстәкыйль рәвештә оештыра. Каһирә аша Шарм-әл-Шәйх белән Хургадага да барып җитә алалар. Тик мондый ысул ярдәмендә гаиләсе булмаган кешеләр генә сәя­хәт итә ала", - ди "Хит сезона" туризм агентлыгы башлыгы Ирина Хәкимова. Аның сүз­ләренә караганда, хәзер­ге вакытта үзебездәге курортларга ихтыяҗ да 50 процентка арткан. Шулай да бу әле илдәге кунакханәләр җәй буе шыплап тулган булачак дигән сүз түгел, ди белгеч.
"Тора-бара аларга сорау кими барачак. Нәтиҗә­дә, сезон азагында Россиягә ял итәргә килгән туристлар саны, узган ел белән чагыштырганда, 10-15 процентка гына күбрәк булачак, - ди агентлык башлыгы. - Туристлар арасында популяр булган Кырым, Сочи, Анапа кебек курортларга да сорау кимергә мөмкин. Ник ди­гәндә, Россиядәге курортлар бәясе әллә ни арзан түгел. Ә менә сыйфат ягыннан алар шактый калыша. Соңгы арада шундый закончалык күзәтелә: кыйм­мәтл­е ял өчен акчасы җит­мәгән урта катлау вәкил­ләре, җәйге ялны бакчада казынып, өйдә генә уздыруны өстен күрә".
Чыганак:http://vatantat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ял итү