Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эшмәкәр булырга өйрәтәләр

Эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләүче авыл яшьләре өчен дистанцион рәвештә уку мөмкинлеге тудырылачак. Әлеге гамәл озак вакытлы "2011-2015 елларга Татарстан республикасы авыл яшьләре" максатчан программасын тормышка ашыру һәм авыл яшьләре арасында эшмәкәрлек инициативасын үстерү максатыннан эшләнә. Шунлыктан Татарстан Аграр яшьләр оешмасы быелның сентябреннән дистанцион рәвештә укулар һәм вебинарлар (онлайн-семинар) оештыра. Укулар...

Эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләүче авыл яшьләре өчен дистанцион рәвештә уку мөмкинлеге тудырылачак.
Әлеге гамәл озак вакытлы "2011-2015 елларга Татарстан республикасы авыл яшьләре" максатчан программасын тормышка ашыру һәм авыл яшьләре арасында эшмәкәрлек инициативасын үстерү максатыннан эшләнә. Шунлыктан Татарстан Аграр яшьләр оешмасы быелның сентябреннән дистанцион рәвештә укулар һәм вебинарлар (онлайн-семинар) оештыра. Укулар бизнес-планлаштыру нигезләренә өйрәтү буенча үткәреләчәк. Шунысы мөһим: уку бушлай. Семинар кысаларында авыл җирлегендә үзенең эшен ачарга теләүче һәр яшь кеше бизнес-планны язарга өйрәнү һәм аның методикасына төшенәчәк, аны чынга ашыру этаплары белән тәфсилләп таныша алачак. Моннан тыш, программа экспертлары белән бергәлектә бизнес-планны төзү һәм яклау мөмкинлеге дә бар.
Дистанцион программаны үткәннән соң, һәр катнашучы дәүләт үрнәгендәге сертификат алачак.
Укуларда 18 яшьтән алып 35кә кадәр булган инициативалы авыл яшьләре катнаша ала. Бары amo-rt.tatarstan.ru сайтындагы онлайн-форманы 15 сентябрьгә кадәр тутырырга кирәк. Бушлай булгач, теләүчеләр күп булуы мөмкин, шунлыктан озакка сузмагыз.
Тулырак мәгълүматны 8(843)221-75-97 телефоны буенча белешергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: уку