Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эштән күбрәк кемнәр китә?

17-23 августка туры килгән хисап атнасында күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагына караган эшеннән 71 кеше азат ителгән. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына күз салсаң, эшсез дип танылганнар арасында икенче урында - эшкәртү-җитештерү сәнәгате тармагы. Биредә 68 кеше эшсез дип табылган. Башка тармакларда...

17-23 августка туры килгән хисап атнасында күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагына караган эшеннән 71 кеше азат ителгән.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына күз салсаң, эшсез дип танылганнар арасында икенче урында - эшкәртү-җитештерү сәнәгате тармагы. Биредә 68 кеше эшсез дип табылган.

Башка тармакларда азат ителгәннәр саны болайрак бүленә: белем бирү өлкәсендә - 40 кеше, күчемсез мөлкәт белән операцияләр тармагында - 36, төзелештә - 32, коммуналь хезмәтләрдә - 26, финанс эшчәнлегендә - 25, транспорт һәм элемтә өлкәсендә - 25, авыл хуҗалыгында - 22, дәүләт идарәсе һәм хәрби куркынычсызлыкны булдыру өлкәсендә - 19, сәламәтлек саклауда - 17, электр энергиясе, газ һәм су җитештерү-тарату тармагында - 16, файдалы казылмалар табуда - 11, кунакханә һәм ресторан бизнесында - 10 кеше эшеннән киткән.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев