Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск "фанфуриклар”ы турында

Даруханәләр янында еш кына сәрхүш икәне йөзенә үк чыккан кешеләрне очратырга мөмкин. Билгеле, алар дару артыннан йөрми, халык телендә «фанфурик» дип йөртелгән сыеклык сатып алырга киләләр. Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт органы хәбәр иткәнчә, июль аенда хокук саклау хезмәткәрләре һәм шәһәр башкарма комитеты белән берлектә тикшерү уздырганнар. Нәтиҗәдә, «Фарм плюс»...

Даруханәләр янында еш кына сәрхүш икәне йөзенә үк чыккан кешеләрне очратырга мөмкин. Билгеле, алар дару артыннан йөрми, халык телендә «фанфурик» дип йөртелгән сыеклык сатып алырга киләләр.
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт органы хәбәр иткәнчә, июль аенда хокук саклау хезмәткәрләре һәм шәһәр башкарма комитеты белән берлектә тикшерү уздырганнар. Нәтиҗәдә, «Фарм плюс» җәмгыяте даруханәсендә табиб рецептыннан башка 95 процентлы этил спирты сатылу очрагын ачыклыйлар. Ә нәрсә, ике куян койрыгы берьюлы тотыла бит: даруханәгә керем, эчкечегә бәясе юнь.
Моннан тыш, тикшерүчеләр шәһәрдәге 1 нче номерлы ларектан «Березовые почки» дип аталучы лосьон сату очрагына да тап булалар. Ул тәнгә сөртергә куллану өчен генә сатылса да, сәрхүшләр алкогольнең арзан төре буларак файдаланалар. Җитмәсә, ларек 7 нче мәктәп янында урнашкан булып чыкты. Хәзер административ тикшерү эше бара.
«Фанфуриклар» белән көрәшү күптән дәвам итә. Әлеге золымга каршы бергәләп көрәшсәк кенә җиңеп булыр. Фармацевтлар этил спиртын алкогольгә бәйле кешеләргә сатмасын иде. Сату нокталары хуҗалары табыш алам дип, андый сыеклык сатудан ирекле рәвештә баш тартсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фанфурики