Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Финанс пирамидасы” корбаны

Әлеге компаниягә кергәндә 12 мең түләдем, тагын ике кеше алып килдем, алар да шуның хәтле акча кертте. Ул миңа бик күп тапкыр артып кайтырга тиеш иде, - дип сөйләп китте танышым Роза. Иде дияргә генә калды шул. Көз көне Әлмәттән килеп әлеге эшләрне оештырып йөргән Дмитрий исемле кешенең үлүе турында...

Әлеге компаниягә кергәндә 12 мең түләдем, тагын ике кеше алып килдем, алар да шуның хәтле акча кертте. Ул миңа бик күп тапкыр артып кайтырга тиеш иде, - дип сөйләп китте танышым Роза.

Иде дияргә генә калды шул. Көз көне Әлмәттән килеп әлеге эшләрне оештырып йөргән Дмитрий исемле кешенең үлүе турында хәбәр алганнар. Шуннан соң барысы да туктап калды, ди. Югыйсә әлеге кешенең бу компаниянең кечкенә генә бер тармагын җитәкләвен, аннан югары органнар булырга тиешлеге көн кебек ачык.

Тик ничек табасың, ике арада төзелгән килешү юк. Интернеттан күрсәтелгән схема һәм телдән биргән вәгъдәләргә генә ышанганнар. Имештер, иң өстә чит ил фирмасы тора, оешмага керүчеләр керткән әз-мәз акча күпмедер вакыттан бер миллион, яисә машина булып кайтачак, югарырак дәрәҗәсенә күтәрелсәң әле чит илдә күчемсез милеккә дә ия булырга мөмкинсең.

Ыспай киенгән вәкилләр кешене кызыктырырлык итеп сөйли, ышандыра белә үзләре. Өстәрәк торучыларга хатлар җибәреп караганнар, төгәл җавап килмәгән. Инде өч тапкыр суд булган, җиңелгәннәр, хәзер теләкләре процентларсыз булса да, үз акчаларын кайтару. Якын арада судның дүртенче утырышы булырга тиеш, акчаны туганнары кайтармасмы, дип өметләнәләр. Тик тегеләре без ярлы, бәхетсез кешеләр, дип мескенләнәләр икән.

Роза ханым моны киләчәккә сабак булды, дип кабул иткән, башкалар да белеп торсыннар, алданмасыннар, дип сөйләде. Аның тормышында бу бердәнбер алдану түгел икән инде. Иң мөһиме: акчага интекмәүче матди хәлләре шактый яхшы кешеләр дә каба бу капкынга. Аннан менә ул да керде бит әле, дип башкасы да иярә. Менә мин финишка җиттем инде, бик тиздән акча явачак, дип кызыктыручылары да җитәрлек.

Намуслы кулланучы кооперативын финанс пирамидасыннан ничек аерырга? Бу хакта "Заман сулышы" газетының 30 нчы номер, 24 апрель, 2015 ел саныннан укый аласыз.
Алсу Миңнебаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пирамида