Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гаилә көне уңаеннан 11нче гимназиядә “ачык” тәрбия сәгате узды (ФОТОЛАР)

11нче гимназиянең 6 "А" сыйныфында "ачык" тәрбия сәгате узды. Анда кунак булып Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов, шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова һәм гимназия директоры Тәслимә Халикова килде. Сыйныф җитәкчесе Рушания Хәсәншина алты гаиләне бәйрәмгә чакырган. Алар гаиләдәге традиция, гореф-гадәтләр белән таныштырды. Аннан бергәләп табышмаклар чиштеләр, гаилә турында мәкальләр...

11нче гимназиянең 6 "А" сыйныфында "ачык" тәрбия сәгате узды. Анда кунак булып Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов, шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова һәм гимназия директоры Тәслимә Халикова килде.
Сыйныф җитәкчесе Рушания Хәсәншина алты гаиләне бәйрәмгә чакырган. Алар гаиләдәге традиция, гореф-гадәтләр белән таныштырды. Аннан бергәләп табышмаклар чиштеләр, гаилә турында мәкальләр әйтештеләр.
Депутат Илдус Касыймов та үз гаиләсе турында сөйләде. Ала өч ир туган гаиләләре, балалары белән җыелышып, еш кына Оренбург якларына әти-әни янына кайталар икән.
Депутатка очрашу истәлеге итеп кул эше бүләк ителде.
Сыйныф кызлары башкарган җыр барысына да ошады: чыннан да, җырдагыча, әти баштан сыйпап куйса, әни аркадан назлап сөйсә, бәхет өчен башка кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилә