Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» әсәре буенча фильм төшерә башлаганнар

Татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» әсәренә нигезләнеп фильм төшерә башлаганнар. Бу хакта үзенең инстаграм сәхифәсендә «Татаркино» оешмасы директоры, кинопродюсер Миләүшә Айтуганова хәбәр итте.

 

«Бу фильм — Казахстан белән уртак проектыбыз. Минем өчен бу бик мөһим вакыйга. Киләсе елга премьерада күрешербез. Сценарийны Казахстанның мәшһүр язучысы Бекбулат Шекеров язды. Фильмның режиссеры — Юлия Захарова, костюмнар буенча рәссамы — Ләйсән Хаҗиева», — ди ул. 

Әлегә халыкара проектның съемкалары Казахстанда бара. Кайбер күренешләр яз көннәрендә Татарстанда төшереләчәк. Фильм рус телендә тәкъдим ителә. Төп рольләрнең берсе булган ана ролен җырчы Алсу Әбелханова уйный.

«Бу рольгә кастингны уңышлы үттем. Миннән кала, Татарстаннан башка актерлар юк. Калган рольләрне казахлар башкара. Бабай ролендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев уйнарга тиеш иде. Ләкин, коронавирус пандемиясе сәбәпле, аның яшендәгеләрне самолетка кертмиләр», — дип сөйләде Алсу Әбелханова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Шулай ук җырчы съемкаларның нәтиҗәле һәм күңелле узуын билгеләп үтте. 

 https://tatar-inform.tatar/news/culture/24-09-2020/galim-an-ibra-imovny-almachuar-s-re-buencha-film-t-sher-bashlagannar-5773825

Скриншот инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X