Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Галстуклы ил балалары

Үзәк мәйданда, дөресрәге, колоннадада "Пионериягә - салют!" дип аталган бәйрәм җыены узды. Аңа шәһәрнең балалар җәмәгатьчелек оешмасы вәкилләре, 40-90 еллар пионерлары, хәзерге буын галстуклы варислар җыелды. Бәйрәм җыены Пионер оешмасының 90 еллыгы уңаеннан оештырылган иде. В.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы турында бүгенге буын ишетеп кенә белә. Ә узган гасырның 20-90...

Үзәк мәйданда, дөресрәге, колоннадада "Пионериягә - салют!" дип аталган бәйрәм җыены узды. Аңа шәһәрнең балалар җәмәгатьчелек оешмасы вәкилләре, 40-90 еллар пионерлары, хәзерге буын галстуклы варислар җыелды. Бәйрәм җыены Пионер оешмасының 90 еллыгы уңаеннан оештырылган иде.


В.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы турында бүгенге буын ишетеп кенә белә. Ә узган гасырның 20-90 еллары пионерлары аны яхшы хәтерли. Чөнки алар яхшы эшләр эшләргә, тимурчылык белән шөгыльләнергә вәгъдә иткән балалар. Йөрәкләрендә пионер уты, ялкыны сүнмәгән өлкәннәр пионерия хәрәкәтен бик җылы искә алды бу көнне.
Укучылар традицияне яңартып, шәһәр пионерлар штабы җитәкчесенә "Һәр көнне яхшы эшләр эшлә" девизы белән рапорт бирде. Пионер пилоткасы кигән, галстук таккан укучылар нәкъ элеккечә пионер байрагын күтәрде. Әлеге бәйрәм җыенының үткәнне хәтерләтүен искәртеп, шәһәр башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк алга таба да пионер булып калырга, үткән гасыр буыны вәкилләреннән үрнәк алып, бары яхшылык кына эшләргә чакырды. Аның сүзләрен куәтләгәндәй, "Галстуклы ил" җыры яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: галстук