Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Газет – тормышта юлдаш

Мәгъдия апаны шәһәрдә белмәгән һәм танымаган кеше юктыр. Бер бәйрәмне дә калдырмаска, һәр чарада катнашырга тырыша ул. "Заман сулышы" газетын да күптәннән яратып алдыра. "Район яңалыклары белән танышып баруда ул миңа телевизорны да алыштыра",- ди язмам герое. Мәгъдия апа Нуриәхмәтова - газетның тугры укучысы. "Заман сулышы"н даими укып барудан тыш,...

Мәгъдия апаны шәһәрдә белмәгән һәм танымаган кеше юктыр. Бер бәйрәмне дә калдырмаска, һәр чарада катнашырга тырыша ул. "Заман сулышы" газетын да күптәннән яратып алдыра. "Район яңалыклары белән танышып баруда ул миңа телевизорны да алыштыра",- ди язмам герое.

Мәгъдия апа Нуриәхмәтова - газетның тугры укучысы. "Заман сулышы"н даими укып барудан тыш, ул тормышта да бик актив, тынгысыз кеше. Тумышы белән Башкортстанның Балтач районы Иске Уразай авылыннан. Лениногорск шәһәренә ул 1952 елда күчеп килә. 45 ел шәһәр җылылык челтәрләрендә эшли. Хәзер лаеклы ялда булуына карамастан, һәрчак хәрәкәттә. Әле җилдертеп, редакциягә килеп хәлләрне белеп китә, әле күрше-тирә ахирәтләрен күреп кайта. Моннан тыш, "Ветеран" үзәгенә һәм инвалидлар җәмгыятенә барырга да вакыт таба ул. Мәгъдия апа сигезенче дистәсен ваклавына карамастан, тынгысыз, көч-дәрте ташып тора, бер минут та буш утырмый: тегә, чигә, аш-суга оста, гөлләр, чәчәкләр үстерә. Газетны укырга вакытыгыз каламы дигәнгә, ул:
- Күзем күргән чакта язылам да, һәр сүзенә хәтле укып барам. Әле күрше әбигә алып кереп, яңалыклар белән уртаклашам. Элегрәк бүләкләр откалаган чак та булды. "Әбүнәче көне"ндә һәрвакыт бәйрәм карарга чыгам. Отмасам да күңелем төшми. Тормышның ямен, тәмен белеп яшәргә тырышам. Аллага шөкер, балаларым да үземә охшаган. Шундый ук тиктормас, тынгы белмәс кешеләр.
Теләгем - газетның киләчәге озын гомерле булсын. Ул сүнмәсен, ә журналистларның каләме тибрәүдән туктамасын иде!- диде.
Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә Мәгъдия апа үзенең туган көнен билгеләп үтә. Редакция хезмәткәрләре исеменнән аңа тыныч тормыш һәм ныклы сәламәтлек телибез. Һәрвакыт көләч йөзле, шат күңелле булып калыгыз, Мәгъдия апа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: газет