Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Генералның хатыны суга пешеп үлгән

Фатирда су торбасы шартлагач, ул өйдән чыга алмаган. Вакыйга Мәскәүнең Барвиха урамындагы фатирларның берсендә булган.

Тиешле хезмәтләргә 90 яшьлек Алефтина Глаголева фатирында су агу турында хәбәр килә. Өлкән яшьтәге хатын ишекне ачмаган һәм күршеләре ярдәмгә белгечләрне чакырырга булган.
Урынга килгән оперативниклар Алефтина Николаевнаның оныгы Анна белән бергә фатир ишеген ача алган. Бөтен идән кайнар су белән тулган булган. Тышкы ишектән ерак түгел оперативниклар идәндә ятучы, бөтен тәне пешкән пенсионер хатынны тапканнар. Аны коткарып булмаган.

Хәзерге вакытта Тикшерү комитеты тикшерү эшләре башлаган. Алефтина Глаголеваның үлеме сәбәбен алар ачыклаячак. Шулай ук фатирда кайнар су торбасы шартлау сәбәбен дә билгелиләр.
Мәрхүмә хатынның ире — СССР авиациясе генерал-майоры Иван Глаголев, ул 2018 елда вафат булган.

 

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Generalni-hatini-suga-peshep-lg-n-50081

 http://atnya-rt.ru/news/mgyiyat/generalny-khatyny-suga-peshep-lgn

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X